Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Йолдызлы чәкчәк – Тукай районы чәкчәге

Круглое Поле поселогы мәдәният йортында «Йолдызлы чәкчәк – Тукай районы чәкчәге» бәйгесенең сайлап алу туры узды. Анда катнашу өчен 20 февральгә кадәр редакциягә шалтыратып, заявка калдырырга кирәк иде. Барысы 19 чәкчәк ясау остасы катнашырга теләк белдерде. Шуларның 16сы Круглое Поледа үткән беренче турга килде. Аларның hәркайсына үз сыйларын тәкъдим итү мөмкинлеге бирелде.

Чәкчәкләрне җиде кешедән торган жюри бәяләде. Алар арасында «Чаллы икмәге» предприятиесеннән ике технолог, Тукай районы хакимияте, бәйгене оештыруда ярдәм иткән оешмалар вәкилләре, «Ак калфак» җәмгыятенең район бүлеге җитәкчесе hәм «Якты юл» газетасының баш редакторы бар иде. Чәкчәкләрне бәяләү критерийлары – ширбәтнең дөрес ясалуы, төшләрнең тигезлеге, май сеңдерү дәрәҗәсе, зәвык белән бизәлеше hәм хуҗабикәләрнең үз эшләрен тәкъдим итү осталыгы.
Билгеләр 5 баллга кадәр билгеләнде. Чәкчәкләр күз явын алырлык итеп эшләнгән, жюрига аларның кайсына да булса өстенлек бирү дә җиңел булмады. Шулай да затлы милли ризыгыбызны әзерләүдә таләпләрнең үтәлешен күздән ычкындырмадылар. Бактың исә, чәкчәкне кирәгеннән артык бизәү дә киңәш ителми икән. Төшләрне зәвыклы итеп тезгәндә тыйнак бизәлгән ризык та үзенә тартып тора. Иң куандырганы, безнең осталар эшләрен җиренә җиткереп, милли үзенчәлекләрне исәпкә алып ясаганнар. Чисталык-пөхтәлеккә игътибар зур. Беренче турда катнашучылар алдына үзләрен тәкъдим итүгә бернинди чикләүләр куелмады. Бу очрашуда катнашучылар турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат алу өчен кирәк иде. Чынлап та, сайлап алу турына килгән 16 кеше бер-берсен һич тә кабатламыйча үзләре белән таныштырдылар – кемдер шигырь белән, кемдер җырлап, кемдер тамаша ясап. Бәйгегә Иске Гәрдәле авылыннан килгән иң өлкән катнашучы Гөлүсә апа Каюмованың сәхнәгә чыккач хәтта күңеле тулды – елап җибәрде.
Нәтиҗә тәкъдим итү барышында куелган билгеләрне кушып чыгарылды. Ни хикмәт, ике останың баллары нәкъ бертигез булып чыкты. Белгәнегезчә, без бәйгене игълан иткәндә үк 7 кешене сайлап алабыз дигән идек. Тик жюри бу хакыйкатьне бозмаска дигән фикергә килде. Шулай итеп 8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан уздырыла торган шоу-тамашада 8 оста көч сынашачак. Алар арасыннан берсен Тукай районының иң оста чәкчәк пешерүчесе дип игълан итәчәкләр. Район башлыгы Фаил Камаев төп җиңүчегә кыйммәтле бүләк әзерләде. Шулай ук район күләмендәге бу тамашаны уздыруга «Алмаз Холдинг», «Кукмара металл савыт-саба», «Авто-1», «Евростиль», «Таттелеком», Тукай районы пассажирлар йөртү ассоциациясе, «Павлов» hәм «Ханова» крестьян-фермер хуҗалыклары үзләренең өлешләрен кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев