Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Яңа бәйге «Оҗмах әниләрнең аяк астында» 

Ноябрь азагында Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан укучыларыбызга уникаль мөмкинлек бирәбез. Әниләрегезгә булган барлык матур теләкләрегезне, җылы хисләрегезне фото белән бергә безгә язып җибәрегез, аларның һәрберсе сайтыбызда урын алачак, иң яхшылары газетада да бастырылачак. Килгән һәр фото «Оҗмах әниләрнең аяк астында» дип исемләнгән яңа конкурсыбызда катнаша. 

Бәйгедә һәр кеше катнаша ала, ләкин бүләкләрне алу өчен ике шартны үтәргә кирәк:

• 2019 елның беренче яртысына «Якты юл» яисә «Светлый путь» газетасына язылырга.
• газетаның «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә теркәлергә.

Реклама

Бәйге нәтиҗәләре буенча өч җиңүче билгеләнәчәк.
Бүләкләр – район фермеры Равил Миңнехуҗиннан

Фотолар һәм әниләрегез турында кыскача мәгълүмат, теләкләр 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Аларны газетаның электрон почтасына яисә «Вконтакте» социаль челтәренә җибәрергә була. Аларны махсус комиссия билгеләячәк. Нәтиҗәләр ясаганда котлауның эчтәлеге һәм комментарийларның саны күздә тотылачак. Һәр комментарий – 10 балл. Комментрийларны газетаның рәсми сайтында котлау астында калдыру шарт. Смайл һәм пунктуация билгеләре генә булган комментарийлар өчен баллар бирелми.
Моннан тыш, районның ЗАГС бүлеге дә бәйгедә үз җиңүчесен билгеләячәк, алар үзләреннән махсус бүләк әзерли.
Әниләрегезгә күңел түрендә йөрткән хисләрегезне, мәхәббәт һәм рәхмәт сүзләрегезне газета аша җиткерү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X