Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Соңга калдыммы икән?

Бервакыт, кызыксынып, танышулар сайтына теркәлгән идем. Елга бер-ике тапкыр караштырып алам. Һаман бер үк кешеләр, ун ел элек төшкән фотолары белән үзләренә пар эзлиләр дисәм, ялгыш булыр, чөнки анкеталарын укыганнан соң, ни эзләгәннәрен үзләре дә белми кебек тәэсир кала. 

Кичә озын буйлы, күрер күзгә чибәр генә ир-ат белән очрашып кайттым. Паркка чакырды, үзе шул тирәдә яши булып чыкты. Чәчәк-мазар алып мәшәкатьләнмәгән бу. Кафега чакыру турында әйткән дә юк инде. Нигә артык мәшәкатьләнеп торырга? 
Сүз башыннан аңлашылды: сәясәт белән кызыксына, һәр вакыйгага үз мөнәсәбәте бар. Сөйләшә торгач, ипотекасы барлыгы ачыкланды. Чирләрен дә яшермәде «егетем». Нәрсә, «миннән акча өмет итмә» диюеме моның?  Мин тел төбен аңлап алдым кебек, шулай да «өметсез – шайтан», диләр...
Без яшь чакта мәхәббәт, очрашулар акча белән берничек тә бәйләнмәгән иде. Хәзер без икенчеме, дөнья үзгәме? Үзем дә бит: «Шул яшенә җитеп, бер әйбере дә булмаган ир нигә кирәк?» – дим, чөнки хөрмәт итә алмам дип куркам. Мина аның байлыгы кирәкми, дип үземне үгетлим, ышандырырга тырышам, әлбәттә. Ләкин минем йортка кереп, ипи-сөтлек тә акча күрсәтмәсә, әллә нинди чибәрлекләре, күркәм холкы күзгә күренмәс була башласа?.. Кешеләргә ышаныч югалды хәзер.
Яңа эшкә урнашкан идем. Йөреп эшли торган эш. Миңа, геолокация куш,  диләр, кайда икәнемне белеп торыр өчен. И үртәләм дә инде шулай дигәннәренә. Элек телефонсыз ничек эшләгәннәр соң, дим. «Эш вакытында үз йомыш-мәшәкатьләре белән йөриләр иде, шуңа хәзер тикшереп торабыз», – диләр. Ирләр дә шулай: элекке хатыннарыбызга бөтенесен бирдек, хәзер бирергә җыенмыйбыз, диләрдер инде. Мин соңга калганмын бугай: эшкә керергә дә, кияүгә чыгарга да. Яхшы заманнар үткән, алар миңа хәтле булган. 
Хәер, яшь чакта да соңга калынды инде. Уфадан Чаллыга кайтып төштек, ул чакта монда «Пятачок»лар – урам дискотекалары гөрли иде. Шунда чыктык, бер юньле егет очрата алмадык. Дус кызлар белән: «Соңга калганбыз, әйбәт егетләрне сайлап бетергәннәр», – дип көлешкән идек. Озак та үтмәде, пятачоклар  ябылды... 
Хәзер менә ямансу. Ялгызлык беркемгә дә рәхәт түгелдер инде ул. Кичәге танышым әнә: «Хәзер хатыннарга ир кирәкми, болай да рәхәт дип әйтәләр», – ди. Дөрес түгел, килешмим! Авызы пешкәннәр, үз тиңен таба алмаганнар сүзе бу. Эх ир-атлар! Күрсәтегез әле көчегезне! Чәчәк тотып (берне булса да) килегез очрашуга. Игътибар һәм хөрмәт көтәбез без сездән. 
Гүзәл Фәттахова.
Чаллы шәһәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев