Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Шикәр хуҗаларын тапты!

Безнең газета укучыларыбыз тормыш сөючән, тырыш, иҗади кешеләр. «Миңа «Якты юл» кирәк» дип аталган фотобәйге үткәргәндә без моңа тагын бер кат инандык. Исегезгә төшерәбез, бу чара газетаның Инстаграм аккаунтларында һәм ВКонтакте төркемнәрендә узды. Анда катнашу өчен шушы темага багышланган фотоны редакциягә юлларга һәм һәр катнашучы турында язылган пост астында мөмкин кадәр күбрәк лайклар җыярга кирәк иде. Бәйгедә барысы 15 кеше катнашты.

Рус аккаунтларына Круглое Поледан Ариана Хәертдинова һәм Динә Мироненкова, Шилнәбаштан Надежда Лебедева, «Татарстан» совхозы поселогыннан Мөкәрәмә Шәймәрдәнова һәм Мулланур Гәрәев үз фотоларын юллады. Катнашучылар арасында Новотроицкоедан Анфиса кушаматлы песи дә бар иде. Хуҗасы – София Король. 
Казаклардан Эмин Абдуллин, Мальвина Абдуллина, Гөлсинә Әхмәтшина, Рәйханә Гарипова, Яңа Бүләктән Кифая Әхмәтҗанова, Теләнче Тамактан Хәлил Борһанов, Новотроицкое авылыннан Нәзирә Хәмитова, Күзкәйдән Илгизә Нуруллина, чыгышы белән Күктәк-Мирсәет авылыннан, бүген Чаллыда яшәүче Эльмира Вәлиуллина катнашты.
Вәгъдә ителгән бүләк-ләрне җиңүчеләргә тапшыру өчен газета укучыларыбызны редакциягә чакырдык. Беренче урында, 1307 лайк җыеп, Кифая апа Әхмәтҗанова. 89 яшьтә булуга карамастан, ул әле дә бакчасын карый, якыннарын тәм-томнар белән сыйларга өлгерә. Интернеттагы чарада катнашырга аңа килене – популяр блогер Чулпан Гыйниятуллина ярдәм иткән. Бүгенге көндә аның 50 меңгә якын подписчигы бар. Аларга «Яраткан әбием бәйгедә катнаша, фотосы астындагы “йөрәк”кә басыгызчы» дип мөрәҗәгать итүе була, тиз арада меңнән артык кеше шулай эшли дә. Аның бүләген алырга редакциягә олы кызы Миңнегөл һәм оныгы Илсур килгән иде. 
Икенче урынга лаек булган Мулланур Гәрәевка 67 яшь. Ул бакчада җиләк-җимешләр үстерергә, урманда җиләк җыярга ярата икән. 291 «йөрәк» билгесен җыярга аңа туганнары, авылдашлары ярдәм иткән. Бүләкне – шулай ук бер капчык шикәрне тапшырганнан соң, аның дулкынлануы йөзендә чагылды.
Надежда Лебедева һәм Эльмира Вәлиуллина лайклар саны буенча өченче һәм дүртенче урыннарда (264 лайк һәм 147 лайк). Алар «Ягодар» фирмасыннан бүләкләр – сортлы кура җиләге һәм кара кура җиләге (ежевика) үсентеләренә сертификатка ия булды. 

 

Кифая Әхмәтҗанова: «Якты юл»ны бик яратам, газетаның хәрефен хәрефкә укып барам. Бер капчык шикәр отуыма бик шатмын. Беренче буласым килгән иде. Рәхмәт миңа җиңәргә ярдәм итүчеләргә дә, конкурсны оештыручыларга».

/ Фото Чулпан Гыйниятуллинадан алынды.

 

Миңнегөл Хәйретдинова, Илсур Хәйретдинов: «Әниебез бик шатланды. Ул шат күңелле, тырыш кеше. «Якты юл» газетасында эшләүчеләргә зур рәхмәт! Капчыкны бүген үк әбиебезгә алып кайтабыз, шуннан тәмле әйберләр пешерер».

 

 

Надежда Лебедева: «Оныгым җәй көне янымда булды. Ул мине яраткан чәчәкләрем – флокслар һәм гаҗәеп формада үскән баклажаннар янында фотога төшерде. Газетада бәйге турында укыгач, катнашырга булдым. Бик ошады. Лайклар җыярга булышучыларга, теләктәшлек белдерүчеләргә рәхмәтемне белдерәм».

 

Мулланур Гәрәев: «Шикәрдән кайнатмалар әзерләрбез. Башкалар да, һич икеләнмичә, мондый чараларда катнашсыннар».

 

 

 

Эльмира Вәлиуллина: «Һәрвакыттагыча «Якты юл»га язылдым. Җылы якка китәргә әзерләнгәч, газетаның укылмаган саннарын да үзем белән алдым. Диңгез буенда фотога төшеп, интернет аша редакциягә юлладым. Катнашырга нибары бер көн калган булса да, тиз генә дусларым, туганнарыма яздым, теләктәшлек белдерүләрен сорадым».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев