Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Һәркөн кичке 7 дә аның шалтыратып: “Хәлләрегез ничек ?”– дигән сүзеннән дә җылырак сүз юктыр

Минем дә, Әниләр коненә багышланган чарадан файдаланып, әниемне котлыйсым килә! Үзебез әни булгач, баланың нинди, газиз, кадерле, якын икәнен аңладык. Чынлап та бала гомернең һәр мизгелен шатлык, куаныч, бәхет белән тутыручы икән. Төптән уйлап карасаң, без дә бит балалар. Безнең дә иң якын, хөрмәтле кешебез – әниебез бар! Ул – Калмаш авылында гомер итүче Элвира Гариф кызы Нәҗипова

Җирдә иң кадерле кешеләрнең берсе һәркем өчен дә әниседер. Олы җанлы, тырыш, уңган, өлгер, беркатлы, ярты сүздән аңлаучы, 2 кызына дөрес юл күрсәтүче ул.

Хәзер инде без үзебез әни. Әни булуның күп нечкәлекләрен аңласак та, барыбер әни киңәшләре һәрдаим кирәк. Гаилә тормышын бик ерак шәһәрдә корырга туры килүгә карамастан, һәркөн кичке 7 дә аның шалтыратып: “Хәлләрегез ничек ?”– дигән сүзеннән дә җылырак сүз юктыр.

Без әти белән әнигә тигез тормыш, җан тынычлыгы, күңел байлыгы, имин тормыш теләп калабыз! Әле бик күп еллар шулай матур итеп, гөрләшеп, парлашып яшәргә язсын аларгаХодаем!

Үз җылысын безгә генә түгел, 34 ел " Ләйсән" балалар бакчасында нәни балаларга да өләшә.

Реклама

Апам белән үткәннәргә кире әйләнеп кайтып, искә төшереп, көләбез кайчак. Безгә әнинең дә, әтинең дә  беркайчан да тавыш күтәргәне булмады, әнинең: “Әнә, әтиегез әштән кайта“, - дигән сүзе шып туктата иде безне шаярудан. Бәләкәйдән үк эшкә, намуслылыкка,  кешеләргә хөрмәт тәрбияләгәннәре өчен мең рәхмәт аларга.

Шушы күркәм бәйрәм форсатыннан  файдаланып, рәхмәт әйтеп, әни, синең алда баш иябез, әти белән тигезлектә озын, озак  еллар , җан тынычлыгы, күңел байлыгы белән, кайгы-хәсрәт күрмичә, оныклар  сөеп , рәхәт итеп яшәргә язсын сезгә!

 Иң изге теләкләр белән әтиебез, кызларың, кияүләрең, оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X