Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Районда спортны кемнәр үз итә? 

Тукайлылар сәламәт яшәү рәвеше алып барамы? Авыл тормышы белән кайнап яшәгән кешенең һәрберсе, мөгаен, көндәлек тормышын үзе бер спорт чарасы дияр иде. Ләкин спорт төрләрен үз итүгә, дөрес итеп физик күнегүләр ясауга ни җитә соң? 

Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә «Спорт һәм мин» дип исемләнгән бәйге игълан итеп, без районда чын-чынлап спорт сөючеләр барлыгына инандык. Инстаграм (yakti_ul) социаль челтәренә килгән фотолардан күренгәнчә, кечесеннән алып олысына кадәр спорт белән шөгыльләнәләр. Бигрәк тә кыш көне популяр булган спорт төре – чаңгыда йөрүчеләр күп. Ә гаилә белән бергәләшеп чаңгыда чыгучыларны күреп күңел сөенә. Моннан тыш, велосипедта йөрүчеләр, бассейнда йөзүчеләр, кул көрәше белән шөгыльләнүчеләр дә бар.
Тагын кем нинди спорт чарасын үз итә? Үзегезнең спорт белән шөгыльләнүегезне дәлилләп, урыннан фотога төшеп, аны газетабызның Инстаграм (yakti_ul) социаль челтәренә урнаштыра яки yakti.ul76@gmail.com адресы буенча электрон почтабызга юллый аласыз. Исегезгә төшерәбез, фото астында исем-фамилия язылган булырга тиеш. Иң күп фото юллаучы һәм иң күп тавыш җыючы өч җиңүчене Круглое Поле бистәсендә ачылган «Акчарлак» бассейнына бер айлык абонемент белән бүләкләячәкбез. Фотолар 1 февральгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләргә бүләкне 5 февральдә редакциядә тапшырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев