Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Районда чәкчәкне кем иң оста пешерә?

Татар халкы гомер-гомергә милли ашлары белән таң калдырган. Көндәлек ризыклары да, кунаклар килгәндә генә табынга чыгара торган тансык сыйлары да булган. Бәйрәмнәргә генә әзерләнә торган иң дәрәҗәле ризык дип татлы чәкчәк хөрмәт казанган. Гасырлар дәвамында бу ризык дәрәҗәсен югалтмый. Әле хәзер дә – никадәр муллык заманында бер генә табын ашы, бәйрәм, туй да бу милли ризыгыбыздан башка үтми. Ул халкыбызның холкы – табигате билгесе. Без дә менә затлы чәкчәк хөрмәтенә бәйрәм оештырырга булдык.

Тукай районында уңган, булган, оста итеп чәкчәк пешерүче хатын-кызларны барлаячакбыз. Аларны «Йолдызлы чәкчәк – Тукай чәкчәге» бәйгесендә катнашырга чакырабыз. Моның өчен 20 февральгә кадәр редакциягә шалтыратып, бәйгедә катнашырга теләвегезне белдерергә кирәк. Сайлап алу туры 27 февральдә. Ә иң оста чәкчәк пешерүчеләрне махсус комиссия сайлап алачак. Югары бәя алган җиде оста 4 мартта «Энергетик» мәдәният сараенда финал турында – шоу-программада очраша. Чарада Татарстан hәм Башкортстанның эстрада йолдызлары чыгыш ясаячак. Җиңүчеләр өчен спонсорларыбыз махсус призлар әзерләде. Ә төп җиңүчене жюри билгели. 
Шушы матур бәйрәм чарасы Тукай районының күрке, ә иң оста чәкчәк пешерүчеләр горурлыгыбыз булып калсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев