Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Җиңүчеләрне бүләкләр көтә

«Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенең «Түбән Кама» милли паркы белән берлектә оештырылган «Бүләккә сувенир-чыршы» – «Ёлочка сувенир в подарок» дип исемләнгән бәйгесенә иҗат эшләре килә башлады.

Иң беренче булып, Борды авыл җирлеге мәктәбе укучылары активлык күрсәтте. Исегезгә төшерәбез, бәйгегә куелган таләпләр буенча, һәрбер уку йорты укучылар тарафыннан ясалган бер сувенир-чыршы тәкъдим итәргә тиеш. Әзер эшләрне фотога төшереп, газетабызның Инстаграм (yakti_ul) социаль челтәренә урнаштырырга кирәк. Моның өчен безнең аккаунтка язылган булу шарт. Иҗат җимешләре 25 декабрьгә кадәр кабул ителә. Иң яхшыларын газета журналистлары һәм «Түбән Кама» милли паркы белгечләреннән торган махсус комиссия билгеләячәк. Лауреат, дипломант исеменә лаек булучыларны милли паркның «Малый бор» туристлык комплексында әзерләнгән Яңа ел бәйрәмен тамаша кылырга чакырабыз. Җиңүче мәктәпләрнең иҗат эшләре «Малый бор» комплексында оештырылган күргәзмәгә куелачак. Бүләкләр – редакциядә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев