Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Җиңүчеләрне бүләкләдек

Бүген редакциядә «Бүләккә сувенир-чыршы» – «Ёлочка-сувенир в подарок» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләдек. Укучылар үз куллары белән ясаган сувенир-чыршылары белән килде. Эшләрнең һәркайсында укучының тырышлыгы һәм иҗади якын килүе чагылыш тапкан.

Исегезгә төшерәбез, газетабызның Инстаграм социаль челтәренә барлыгы 90нан артык эш кабул иттек. Бәйгедә барлык мәктәпләрдән дә укучылар актив катнашты. Хәтта балалар бакчалары да берсеннән-берсе матур эшләр җибәрде. Конкурс нигезләмәсе буенча, мәктәпләр генә катнашканга, бакчалар арасында җиңүчеләре билгели алмадык. Аларның иҗат эшләре белән Инстаграмда таныша аласыз.
Беренче урынга лаек булганнар – Биклән урта мәктәбе укучысы Диләрә Гыймазиева, Калмаш мәктәбе укучысы Амира Хәсәнова һәм Кнәз урта мәктәбеннән Айнур Хәйретдинов «Түбән Кама» милли паркының «Малый бор» туристлык комплексында әзерләнгән Яңа ел бәйрәменә чакыру билетлары белән бүләкләнделәр. 
Теләнче Тамак мәктәбеннән Азалия Хәертдинова, Борды мәктәбе укучысы Азалия Ильясова, Комсомол урта мәктәбеннән Аделина Галләмованың иҗат эшләре – икенче урында. Өченче урынны Калмия урта мәктәбеннән Таңсылу Гәрәева, Новотроицкое мәктәбеннән Алия Усманова һәм Шилнәбаш урта мәктәбе укучысы Изабелла Хөсникәева бүлеште. Һәркайсы «Түбән Кама» милли паркыннан истәлекле бүләкләргә лаек булды.
Укучылар сувенир-чыршы ясау серләре белән дә уртаклашты. Иң мөһиме, алар аны комьютердан карап түгел, ә үз күзаллаулары буенча эшләгән. Күбесенә чыршы ясау өчен 2-3 көн вакыт кирәк булса, кайберләренә 1-2 сәгать тә җиткән. Кнәз урта мәктәбе укучысы Айнур Хәйретдинов үз чыршысын әбисе белән бергә ясаган. Шилнәбаш мәктәбе укучысы Изабелла Хөсникәева редакциягә махсус төсле кәгазьдән ясалган зур йолдызлы чыршы алып килгән. Әлеге эшендә аңа апасы һәм әнисе ярдәмгә килгән. Һәрбер сувенир-чыршы аерым игътибарга лаек.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: һәр эшкә балаларның күңел җылысы салынган. Әти-әниләр һәм укытучылар алар белән горурлана ала. Иҗат эшләре «Малый бор» комплексында оештырылган күргәзмәгә куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев