Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Чәкчәк шоу» тормышыбызга уңай үзгәрешләр кертте

Үткән ел «Якты юл» газетасы редакциясе «Чәкчәк шоу» бәйгесе үткәреп, район җирлегендә яшәүче оста чәкчәк пешерүчеләрне барлады. Баксаң, алар бездә бихисап икән. Бу – сөенечле хәл. Быел март аенда уздырылачак «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесенә әзерлек зур колач белән бара. Тирә-як район һәм шәһәр халкының да бу бәйгедә катнашырга теләк белдерүе бәйрәмнең халык тарафыннан хуплануын дәлилли. Узган ел «Чәкчәк шоу» бәйгесендә катнашып финалга чыккан уңган-булган хуҗабикәләр – оста чәкчәкчеләрнең тормышында нинди үзгәрешләр булды икән?

Ландыш Фәйзелхакова, Татарстан поселогы. 
– Үткән ел «Чәкчәк шоу» бәйгесендә катнашу тормышыма үзгәрешләр кертте. Бары тик уңай, шатлыклы яңалык өстәде. «Чәкчәк шоу»да катнашу үз-үземә карата хөрмәт уятты. Мин булдыра алам икән дигән горурлык хисе туды. Үземдә ышаныч сиздем. Бик мөһим үзгәреш, – заказлар күбәйде. «Ландыш, син чәкчәк пешерәсең икән. Без синең рәсемеңне район газетасында күрдек», – дип урамда туктатып телефон номерымны сорыйлар, заказ бирәләр. Поселок халкы мине хәзер «Чәкчәк Ландыш» дип йөртә. Ә инде үземнең интернет сәхифәмә шушы бәйге хакында куйгач, тирә-як авыл, шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребез, хәтта Башкортостаннан да чәкчәк пешерүгә карата сорау бирделәр. Һәммәсенә дә җавап бирдем, тәҗрибәм белән уртаклашып видеоязмалар ясадым. Үзгәрешнең тагын мөһим ягы – бу бәйгедә катнашу чәкчәк пешерүдә осталыгымны тагын да арттырды. Аралашу даирәм киңәйде. Бәйге оештыру – җаваплы һәм зур эш. Шундый зур эштә газета редакциясе коллективының идеясен хуплаган һәм бәйгене оештыруда ярдәм иткән район башлыгы Фаил Камаевка зур рәхмәт. Район газетасы төрле бәйгеләр оештырып район халкын берләштерә, аралаштыра һәм тормышыбызны ямьләндерүдә зур өлеш кертә. 

 

Фәния Гыйниятуллина, Иске Абдул авыл җирлеге. 
– Чәкчәк пешерергә яратам. Күңелеңә якын эшне башкару бик рәхәт ул. Шуңа күрә, һич икеләнмичә «Чәкчәк шоу» бәйгесендә катнаштым. Сәхнәдә үзеңне тотарга өйрәнү, эшеңне тәкъдим итү, зур тамаша залында утырган халык белән фикер алышу үземә кыюлык өстәде. Матур итеп аралашу культурасына ныграк өйрәндем. Яңа дусларым барлыкка килде. «Чәкчәк шоу» бәйгесендә катнашып финалга чыгу сәбәпле – Боерган һәм Яңа Бүләк авылларына кунакка чакырдылар. Болар барысы да кеше тормышында әһәмиятле роль уйный. Уңган-булган хатын-кызлар белән аралашу, үзара тәҗрибә алмашу тормышыма уңай үзгәрешләр кертте. Быел март аенда уздырылачак бәйгедә дә катнашырга теләгем бар. 

 

Гөлфирә Шәйхразиева, Игенче авылы. 
– Көндәлек тормышым өй һәм бакча арасында үтә, кош-корт асрау белән чикләнә иде. Үткән ел «Чәкчәк шоу» бәйгесендә катнашу тормышымда икенче борылыш алды, яңа дуслар таптым. Бераз гына элемтәгә кермәсәк, бер-беребезне сагынабыз. Менә шундый дуслык күперен салды бу бәйге. Район җирлегендәге барлык чаралар хакында «Якты юл»дан укып беләм, кайберләрендә үзем дә катнашам. Әйтик, Боерган авылында «Ак калфак» татар хатын-кыз җәмгыяте вәкилләре белән очрашуда. Яңа Бүләк авылында легендар җырчыбыз Илһам Шакировка багышланган «Китмә, сандугач!» фестивалендә катнашып, дәрәҗәле кунакларны чәк-чәк белән каршы алдык. Шәһәр балалар иҗат үзәгендә үткәрелгән республика күчмә семинар-киңәшмәсенә килүчеләрне дә милли ризыгыбыз белән сыйладык. Болар – тормышымдагы зур үзгәрешләр. Финалга үтү сәбәпле, район тормышында актив катнашучы ханымга әйләндем. Районыбыздагы барлык үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәм. Тормышыбызда бары тик шатлыклы үзгәрешләр генә булып торсын! 

 

Тәнзилә Зарифуллина, Яңа поселогы.
– Узган ел редакция коллективы оештырган «Чәкчәк шоу» бәйгесендә катнашу күңел түремдә гомер буе матур хатирә булып сакланачак. Бәйгедә катнашканчы без – чәкчәк пешерү осталары, үз казаныбызда гына кайный идек. Ә бәйрәмнән соң район җирлегендә яшәүче уңган-булган чәкчәкчеләр белән аралаштык, үзара тәҗрибә алмаштык. Бу – бик кирәкле эш. Бәйгедә катнашучылар элемтәдә торабыз. Үзгәрешләр дигәннән, чәкчәк пешерергә заказ бирүчеләрнең саны артты. Димәк, эш артты һәм хезмәт хакы да өстәлде. Болар барысы да күңелле үзгәрешләр. Шундый матур һәм мәгънәле бәйгеләр оештыру дәвамлы булсын. 

 

Рәхилә Фаттахова, Боерган авылы.
– Мәдәният хезмәткәре, район кешесе буларак, барлык чараларда катнашырга тырышам. Үткән елгы «Чәкчәк шоу» бәйгесендә районның уңган чәкчәкчеләре белән аралаштык, даими элемтәдә торабыз. Бәйгедә авылымның данын күтәрү өчен катнаштым. Боерганым белән горурланам. Нинди дә булса чарада Боерган халкы катнашса, түбәм күккә тия. Патриотлык хисләре тәрбияли торган бәйгеләр дәвамлы булсын. Быел да «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесендә катнашырга телим. Күрше район осталарының да катнашуы тагын да зуррак стимул бит. Бездән бермә-бер әзерлек таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев