Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Чәкчәк бәйрәменә көтәбез!

Газетабызның узган санында Тукай районында чәкчәк пешерүчеләр арасында конкурс игълан иттек. Бүгенге көндә бәйгедә катнашырга 15 кеше теләк белдерде. Сайлап алу турына чаклы аларның саны күбрәк тә булыр дибез. Сайлап алу туры 22 февраль көнне сәгать 11дә Круглое Поле поселогының мәдәният йортында үтәчәк. Бу көнне осталар 15 йомыркадан чәкчәк пешереп алып килә. Чәкчәкләрнең тышкы кыяфәте, бизәлеше игътибарга лаек. Һәм, әлбәттә, тәме.  Җиңүченең чәкчәге «телләрне йотарлык» булырга тиеш. Хуҗабикәләр үзләренең эшен матур итеп күрсәтергә, тәкъдим итәргә тиеш була.  Дистәләгән оста кулинарлар арасыннан иң яхшыларын сайлап алырга безгә, әлбәттә, мәртәбәле жюри ярдәм итәчәк. Сайлап алу турыннан соң финалга 7 оста үтә. Алар «Энергетик» мәдәният йортында 4 мартка билгеләнгән шоу-программаның төп геройлары булачак. 

Чәкчәк – милләтебез төсе

Тукай районы авылларында кунакларны чәкчәк белән каршы алу гадәте бар. Табыннарга да hәрчак чәкчәк куела. Әле күптән түгел, авыл җыеннары узганда, район башлыгы Фаил Камаевка Сәмәкәй авылында чәкчәк бүләк иттеләр. Мондый кунакчыллыкны һәрвакыт югары бәяләгән җитәкче: «Тукай районында кем микән ул иң тәмле чәкчәк пешерүче?» – дип риторик сорау ташлады. Икенче көнне без, коллективта киңәштек тә, шундый бәйге үткәрергә булдык.
Газетада игълан чыгу белән үк кызыксынып шалтыратулар башланды. Кемдер үзе пешерә икән, кемнеңдер – авылдашы. Хәтта бер авылда берничә кеше ярыша-ярыша чәкчәк ясый икән. Җанатар булып кайсын якларбыз дип борчылучылар да бар хәтта. Ә бит чынлап та кызык – районның иң оста чәкчәк пешерүчесе кайсы җирлектән икән? 
Гадәти генә сый кебек тоелса да, чәкчәк пешерү бөтен кешенең дә кулыннан килми. Он, йомырка, бал – бөтен кеше дә шуннан әзерли. Тик хикмәт шунда – кемнеке уңа ул, кемнеке – юк. Кулы тәмле, күңеле якты кешенеке генә авызда эреп тора. 
Татлы чәкчәкнең гасырлар дәвамындагы тарихы бар. Кайберәүләр аның исемен чак-чак, ягъни аз-аз дигәннән алынган ди. Мондый затлы тәм-том элек тансык булган, кайберәүләр моны бүген дә актуаль дип саный. Балдан торган чәкчәкне фитнес белгечләре күп ашарга киңәш итми.
Болгар заманыннан килгән мондый риваять бар. Болгар ханы үзенең бердәнбер улын өйләндерергә уйлаган. Һәм туй табынында монарчы күрелмәгән ят ризык торырга тиеш дип игълан иткән. Әзерләүчеләргә таләпләр куйган:

  • әлеге сый ансат әзерләнсен, тәмен озак вакыт җуймасын;
  • туклыклы, бәрәкәтле булсын, сугышчылар аны аттан да үрелеп ашый алсын;
  • әлеге сый теләсә кайсы тантананы бизәрлек күркәм булсын;
  • аны үзебезнең табыннарга гына түгел, чит илләргә дә күчтәнәч итеп җибәрерлек булсын. 

Кулинарлар, пешекчеләр, гади хуҗабикәләр тырышып-тырышып уйларга керешкәннәр. Ханга күпсанлы ризыклар татып карарга туры килгән. Нәтиҗәдә, үз шартларына тулысынча туры килә дип, бер көтүче хатынының оннан, йомыркадан һәм балдан әзерләгән чәкчәген сайлаган. Улының туенда да шуны чыгарган. Яшьләргә «Бер-берегезгә чәкчәк төшләре кебек сарылып торыгыз, шулкадәр күп балаларыгыз булсын, алтынга күмелеп яшәгез, тормышыгыз биек чәкчәк кебек үргә барсын, телләрегез бал кебек татлы булсын», – дип теләгәннәр. Шуннан бирле татар туйларында чәкчәк – табын күрке. Ул безнең милләтнең якты символы.

Билетлар редакциядә сатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев