Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Бәйгедә катнашмый калма, әниеңә бүләк от!

Газетабызның алдагы санында без «Оҗмах – әниләрнең аяк астында» бәйгесен үткәрү турында игълан иткән идек.

Катнашу өчен нибары ике шартны үтәргә кирәк:

• 2019 елның беренче яртыеллыгына «Якты юл» яисә «Светлый путь» газетасына язылырга;
• газетаның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә теркәлергә.

Әниләребезне үзенчәлекле, хуҗабикәләр өчен бик кирәкле һәм файдалы бүләкләр көтә. Аларның берсе – яшелчә һәм җиләк-җимешләрне киптерә торган электр җиһазы. Бүләкләр – район фермеры Равил Миңнехуҗиннан. 
Моннан тыш, онытмаска кирәк, районның гаилә хәле актларын теркәү бүлеге дә бәйгедә үз җиңүчесен билгеләячәк, алар үзләреннән махсус бүләк әзерли.

Әниләрегезгә үзенчәлекле бүләк ясагыз, күңел түрендә йөрткән җылы хисләрегезне һәм изге теләкләрегезне юллагыз. Сезнең котлауларыгызны көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев