Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Бер мәхәббәт тарихы

8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе, район ЗАГС идарәсе белән берлектә, «Бер мәхәббәт тарихы» дигән традицион бәйге игълан итә. 

Мәхәббәткә киртәләр юк, диләр. Меңнәр арасыннан үз тиңеңне сайлап алу ничек мөмкин? Ир-егетләр һәм кыз-ханымнар бер-берсе белән ничек табыша һәм кавыша? Кайчан гаилә кору турындагы карарга киләләр? Бәхетле пар булып яшәүнең сере нидә? Һәркемнең үз язмышы, үз юлы: кемдер мәхәббәтен яшьлегендә очрата, ә икенче берәүләргә ул бик көттереп кенә килә. Очрашу шатлыгы, аерылышу ачысы, сөенечләр һәм сынаулар... Һәр гаиләнең кабатланмас үз хәяте. Сез үзегезнең булачак тормыш юлдашыгыз белән ничек таныштыгыз, бергә үткән елларыгызның нинди мәлләре аеруча истәлекле? Үз мәхәббәт тарихыгызны безгә дә бәян итегез әле. 
Бәлки якын дусларыгызның танышу һәм кавышу тарихы кызыклы яки гыйбрәтледер? Безгә дә сөйләгез алар турында. Исемнәрен белгертәсегез килмәсә, үзгәртергә була. 
Хатларны һәм фотосурәтләрне безнең электрон почта аша yakti.ul76@gmail.com яки социаль челтәрләрдәге төркемнәргә юлларга була. Нәкъ менә сез җибәргән мәхәббәт тарихы бәлки иң кызыклысы булып чыгар да  газета укучыларны һәм сайтка керүчеләрне битараф калдырмас. Ә 8 июль – Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көнендә конкурска йомгак ясалачак. Иң кызыклы язма авторларын яхшы бүләкләр көтә.
/ Николай Туганов фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев