Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Бал бәйрәме

Менә ул жәй! Якты, җылы кояшы, хуш исле чәчкәләре, җиләкләре, сайрар кошлары белән без көтеп алган шифалы җәй! Табигатьтә һәр тереклек җанланган, яшәргә көч алган рәхәт чак. Сүз дә юк, мәшәкатьләр дә җитәрлек. Кем әйтмешли, кылны кырыкка ярыр чак. Умартачыларны гына алыйк. Иртә яздан, эшсөяр бал кортларын кышкы саклаудан чыгарганнан бирле тынгылыклары юк аларның. Хәзер менә күч аеру чоры. Нечкәбилләрне чак кына күздән ычкындырдыңмы, күз дә иярми очып китәләр. Бал вакытына да озак калмый. Бу чорны да сөенеп тә, бераз борчылып та көтәсең. Көннәр уңай торырмы? Кортлары кай якларга очарлар да, нинди асыл чәчәкләргә кунарлар? Афәтләргә очрамаслармы?

Бал бит ул – үзе бер могҗиза! Уйлап карагыз әле, шул кечкенә генә җан ияләре чәчәктән чәчәккә кунып нинди затлы ризык жыя! Адәм балаларына мең дә бер сырхаулардан дәва булган балны миллион еллар өйрәнсәләр дә, ул әле дә серле булып кала бирә. Замана алга бара, бертуктаусыз фәнни ачышлар ясала, югары технологияләр эшкә жигелә, ә балны алыштырыр, аңа тиңләшер ризык дөньяда юк! Шуңа күрә бал кортларының холкына төшенеп, аларга табынып яшәүчеләргә дә игътибар кимеми. Теләсә кем бу эшкә алына алмый.
Әлеге һөнәр ияләрен зурлау максатыннан «Якты юл» газетасы коллективы тагын бер чара уйлап тапты. 27 июльдә Бал бәйрәме уздырачакбыз.
Бактың исә, безнең Тукай районында да бу эш белән шөгыльләнүчеләр байтак икән. Ә республикада алар санап бетергесез. Барысын бергә җыеп балларына сокланып алыйк әле. Халыкка яңа балдан, чын балдан авыз итәргә мөмкинлек бирик. Сайлап һәм сайланып күңелләренә хуш килгән балны алсыннар. Бәйрәм булгач, жыр-биюсез, уен-көлкесез булмас.
Республиканың күренекле артистлары сәхнә тотарлар. Ә иң түрдә, әлбәттә, умартачылар булыр. «Умарталык патшасы»н, «Умарталык патшабикәсе»н, «Иң матур композиция»не сайларбыз. Аларның һөнәри осталыкларын сынап карарбыз – бәйгеләр оештырырбыз. Җиңүчеләребез спонсорлардан кыйммәтле бүләкләр алачак. Тамашачыларның да бал турындагы белемнәре сыналыр. Искиткеч халык бәйрәме булыр бу!

Бал бәйрәмендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.
Элемтә өчен телефон: 8-917-907-70-04.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев