Якты юл
  • Рус Тат
  • «Кил син Казанга, бергә укырбыз!»

    Балалардан: «Үскәч кем булырга телисең?» дип сорасаң, күбесе артист, җырчы булам ди. Ярый ла, тавышлары булып, әдәпле җырлар башкарсалар. Югыйсә, ертык җырларны өч нотага шыңшып, җырлаган булалар да, мин йолдыз, диләр. «Этнең койрыгы калыпта да тураймый» дигән әйтем бар. Табигать биргән тавышың булмаса, барыбер кеше күңеленә үтеп керерлек итеп җырлый алмыйсың. Менә шуны аңлатырга кирәк балаларга.

    Әлфис Кыямов дигән җырчының иҗатын үз итәм. Яшьли гүр иясе булды, урыны Җәннәттә булсын. Әлфиснең «Гөлфиям» җырын бик яратам. Оныклар кесә телефонына шул җырны яздырганнар. Минем күңелемне күреп: «Әбекәй, синең яраткан җырың», – дип еш кына тыңлаталар. Бер яшьлектә, бер картлыкта, диләр бит.  Мин исә җырлый-җырлый биим. Әле биергә дә, җырларга да үземдә көч табам.
    Тукта әле, мин бит милләтебезнең затлы улы – бөек җырчы Илһам Шакиров турында истәлек язарга утырган идем. Илһамның җырларында сугыш афәте дә, якын кешеңне югалту ачысы да, яшьнәп узган яшьлек авазы да, яшисе килү – барысы да бар. Җырны тыңлаганда үткәннәр искә төшә, бәхетле мизгелләрне хәтергә алып күңел канатлана. Гомер буена оныта торган түгел аның җырларын. Менә шундый легенда белән очрашу, аралашу хакында тәфсилләп язарга булдым.
    Казанга укытучыларның белемен күтәрү курсларына баргач, тулай торакка урнаштырдылар. Радиоалгыч һәрвакыт сөйләп тора. Берзаман Илһам Шакиров җырлап җибәрмәсенме: «Һаваларда оча ике аккош, каурыйлары җиргә коела...» дип. Шунда Сарман районы Яңа Бүләк авылы кызы: «Илһаметдин белән бергә укыдык, бергә уйнап үстек. Иртә белән бозау арканларга барабыз, шунда да җырлап бара, җырлап кайта иде. Җырчы булырсың син, дип әйтә идем. Читәнгә утырып, чабаталы аякларын селкеп җырлап кала иде», – дип балачак хатирәләре белән уртаклашты. 
    Горурлыгыбыз булган җырчыны күрү бәхетенә дә ирештек. Калмиягә Илһам Шакиров килә дигән белдерү эленде. Берзаман: «Килгән, килгән!» дигән хәбәр таралды. Озакламый: «Фәгыйлә апаларга фатирга кергәннәр!» дигән хәбәрне дә ишеттек. Легендар җырчыбызны күреп калырга тырышып бала-чага, үсмерләр шул тирәдә кайнаша. Безгә кечкенә гармуннарда уйнаучы Гали Җәмлехановны керттеләр. Өйдә тыныч кына утырып булмый, күңел урамга тартыла. Күрше Хөсниҗамал әбинең дә тынычлыгы югалган, бер керә, бер чыга. Берзаман әбиебез түзмәде, клубка таба китеп барды, ярты сәгать чамасы торды. Аннан бик күтәренке кәеф белән кайтты сөйләп китте: «Җырлаттым бит Илһамны! Бик шәп егет икән – йөзендә нурлар уйнап тора. “Улым, Илһам, сине күрергә килдем. Көн саен җырларыңны тыңлыйм. Безгә кич чыгарга ярамый. Миңа да җырлап күрсәт инде”, – дидем. – “Кара урман”ны җырлады. Аркасыннан сөеп: «Бәхетең булсын, балакаем! Бу тавышың Аллаһ Тәгалә бүләгедер, җырла, халыкны сөендер!» – дидем. Бу – 1962 ел иде.  
    Аллаһ Тәгалә Илһам Шакировка искиткеч моңлы тавыш та, мәһабәт буй-сын да, чибәрлекне дә мул биргән. Дөресен әйтим, без – җиткән кызлар, барыбыз да аңа гашыйк булдык. Бер серне ачарга җөрьәт итәм – Илһамның яшьли сөйгән яры авылыбызның иң чибәр, иң сылу кызы Шәмсия иде. Зифа буйлы, чиста, түгәрәк йөзле, толымнары тездән түбән төшеп тора – бер кашык су белән йотарлык инде менә! Әнкәй еш кына: «Алар – чибәр нәсел», – ди иде. 
    Илһам белән Шәмсия Алабуга пединститутына укырга керергә баргач очрашканнар һәм бер-берсенә гашыйк булып, мәхәббәтләрен шактый вакыт күз карашы белән генә белдереп йөргәннәр – әдәп-оятны белә торган чорлар бит. Шәмсиянең: «Илһамның аттестатында бер генә дүртле, калганнары бишле иде. Мин ике имтиханымны өчлегә бирдем дә, керә алмыйм инде мин дип кайтып киттем. Илһам Казанга киткәндә аны озатып калдым. “Син дә Казанга кил, бергә укырбыз”, – диде ул миңа. Ләкин мин Минзәлә медицина училищесына укырга кердем. Илһам белән хат алыштык. Сагыну, эчкерсез яратуыбызны белдергән хатлар – мәхәббәтебезнең шаһитлары», – дип сөйләгәне истә калган. 
    Укуын тәмамлагач Шәмсияне Менделеев районындагы Бәзәкә авылына эшкә җибәрәләр. Авыл халкы аны бик яратып кабул итә, «врач апа» дип йөртәләр. Илһам белән аралары ерагая бара. Шәмсия башка кешегә кияүгә чыга, ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр, оныклары бар. 
    Менә шундый хатирәләргә дә чумасың, үткәннәрне еш искә аласың икән ул олыгайгач. 
    Гөлфия Әһлиева,
    Боерган авылы. 

    Фото https://trt-tv.ru/ сайтыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: