Әй, Әнием, газиз әнекәем минем!
Газиз әнием - Вәлиуллина (Хөсәенова) Сәлимә Әюп кызы 1918 елның 8 нче апрелендә туган. 1983 елның 31 нче июлендә вафат булды. Исән булса быел әниемә 100 яшь тулган булыр иде. Ни кызганыч, гомере кыска булды, 65 яшендә фәрештәдәй күкләргә ашты.... Миңа ул чакта, бары 24 яшь иде, яңа гына кияүгә чыккан, 1 яшьлек сабыем кочагымда ачыргаланып елый, шул көннән үзем әни булып, гаилә учагын җылытучы хатын-кыз булып, әниемнең киңәшләрен, сабыр канатларын тоеп, тормыш арбасын тартып яши башладым... Сагынуларым - сагышларым башта, гади шигырьләр булып, аннан, җырлар булып түгелделәр...
Хат
Кемгә: Әнием – Сәлимәгә
Кайдан: Җирдән
Кемнән: Кызын Рәзинәдән
Әй, Әнием, газиз әнекәем минем! Синең күкләргә фәрештә булып ашуыңа 35 ел вакыт узды. Тик безнең җаннар бер генә минутка да аерылмый. Минем сине уйламаган, синең миңа булышмаган, киңәш бирмәгән бер генә көнең дә юк. Син киткәннән бирле миңа берәүнең дә синең кебек яратып, назлап “балам”, “кызым” диеп эндәшкәне юк. Мин бу дөньяда сиңа гына, тик сиңа гына кирәк булганмын! Синең, әни бәгърем бишенче балаңны да назларлык, иркәләрлек көчең булган! Ә бит син мине 41 яшьтә тапкансың. Исән булсаң сиңа быел язын 100 яшь тулган булыр иде газизебез. Бер дә саулыкка туймадың шул... Кечкенә чагында синең тәннәреңнең, буыннарыңның сызлавыннан ыңгырашуың күңелемне һаман да сулкылдата. Нигә генә адәм баласы кыска гына гомер эчендә дә бу дөньяда шулай газаплана, иза чигә икән? Шул сорау мине кечкенәдән борчый, җавап таба алмыйм... Ә син әнием бер генә дә зарланмый идең. Биш балаңны канат астына алып, тома сукыр әтиебезнең якты маягы булып яшәдең бит син әнием! Йөгерә-йөгерә тәмле ризыклар пешереп, җил-яңгыр тидермичә, барыбызны назлап, иркәләп үстердең. Бар теләгең безне “башлы-күзле” итеп, аякка бастырып, безгә бернинди мәшәкатеңне салмыйча, кадерле чагында китеп бару иде... Синең теләгең кабул булды... Бик изге күңелле җан идең шул син әнием! Шул вакытта Аллаһы Тәгаләдән: Балаларымның игелеген күреп, озак еллар яшәсәм иде,-диеп теләгән булсаңчы әнием!
Менә тиздән Әниләр бәйрәме җитә. Минем дә башка балалар кебек сине бәйрәм белән котлап иңнәреңә ак шәл ябасым, синең сөйкемле, нурлы йөзкәйләреңнән үбәсем килә бит әнием! Сиңа чиксез рәхмәтләремне әйтеп тагын бер тапкыр гына булса да гамьсез балачагымдагы кебек иркәләнәсем килә!
Мин Әнием сине бер генә тамчы да аңламаганмын икән. Хәзер генә синең нигә төннәр буе керфек какмыйча тәрәзәдән-тәрәзәгә йөргәнеңне, ни өчен чигә чәчкәйләреңә бәс кунганын аңладым... Синең изге теләкләрең, хәер-фатыйхаң, догаларың саклап йөрткән икән бит безне...
Соң шул инде, үкенсәк тә, еласак та, соң шул инде!... Бу дөньяда мең кешенең - мең төрле язмышы. Уйлыйм, уйлыйм да, кайберәүләрнең сагынып еларга әниләре дә юк бит дип үз-үземне юатам. Әти-әниле булып та, күпме сабыйлар балалар йортларында үсә. Шулчак сөенеп, ярый әле, минем бар җиһанга мактарлык, сабыр, күркәм холыклы, бар яктан да камил, уңган әнием-газизем син бар дип горурланам! Синең якты истәлегең, күңелләребездән чыкмавың – синең безнең белән яшәвең ич ул!
Яшә, Әни! Син безгә һаман да тормышта маяк булып, көч өстәп торасың. Без яшәсәк – син дә яшәрсең Әнием! Син җан өргән җылы, нурлы күңелләребезнең түрендә яшәрсең Әнием, бердәнберем минем, газизем!
Әни! Мин беләм, синең урының оҗмахның иң-иң түрендәдер! Без дә синең кебек балаларыбыз, оныкларыбыз өчен яшәрбез! Син Әнием тормышта теләгән теләкләреңә ирешеп, изге Ана бурычын үтәп киттең! Тик син бездән бер генә изгелек тә күрә алмадың бит Әнием минем! Балаларымны аякка бастырам диеп җир тырмаштың, син биш балаңны гына түгел, җиде оныгыңны да үстерешеп киттең бит Әнием! Сине югалткан 31 нче июль көне, мин бишенче балаңның тәүге сабые – җиденче оныгыңның бер яшь тулып аягына басып тәүге адымнарын сиңа таба атлаган көне иде бит!
Куелган максатларың булса син үзеңдә һаман да яшәргә көч табар идең әле газизем минем!
Рәхмәт сиңа, мең-мең рәхмәт! Рәнҗеп ята күрмә безгә Әнием. Безнең балачак, яшьлек хаталарыбызны кичерә күр! Синең тормыш юлың шигырь юлларына салып, җырларда җырларлык!
Ак яулыклы газиз Әнием,
Сине сагынмаган көнем юк!
Өмет өстәп ятим күңелемә,
Яшәтәсең мине гөлең күк...
Киң күңелле, гади, кешелекле,
Горурлыгым бит син, маягым!
Соңгы сулышкача “балам”,-диеп,
Каршыладың гомер азагын...
Күңелемдә сиңа һәйкәл куйдым,
Рәхмәт хисем – тере чәчкәләр!
Нигә икән фани дөньялардан
Бик тиз китә газиз әнкәйләр?...
Гомерлеккә җитәр назың калды,
Өзелепләр безне яраттың!!!
Яши алмам дигән идем синсез,
Сагышларым җырлап тараттым...
Синең тавышыңның, синең моңның,
Кайтавазы минем җырларда...
Синең эзләреңә басып йөрим,
Бигрәк моңсу көзге таңнарда...
Мин яшәсәм, син яшәрсең Әни,
Яшәрсең син минем күңелдә!
Иң беренче сине эзләрмен мин,
Җаным ашса, изге күкләргә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Кеше ничэ яшьтэ булса да ул ана назына, кинэшлэренэ мохтаж. Энилэрне югалтсак та " Эни" сузен эйтэсе килэ, алар юклыкка кунел ышанмый....
0
0