Әнием, шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендәге елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшә
1970 елның 5 мартында Чирмешән районы Утыз Имән авылында , Хәсият һәм Сания Шафигуллиннар гаиләсендә 6 нчы бала дөньяга аваз сала. Бу кечкенә кызчыкка Резеда дип исем бирәләр.
Урта мәктәпне тәмамлап, башкалабыз – Казанга, авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Тормыш аны Ильсур исемле дигән егет белән кавыштыра. Матур гаилә корып, Тукай районы Иске Абдул авылында яшәп китәләр. Гаиләләрен тулыландырып ике кыз балага гомер бирәләр.
Әлбәттә, сүз минем әнием – Сафина Резеда Хәсият кызы турында бара. Әнием, шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендәге елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшә.Күңеленән шатлык, тәненнән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен!
“Әни! ”— диеп дәшү шундый рәхәт,
Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.
Әни булдың, әни булып калдың —
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.
“Әни!”— диеп әйтә алу — бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган теләкләреңне
Булса иде, әни, бәхилләтеп.
Чулпан Сафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев