Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Якты юл» әниләрне хөрмәтләде

Әниләр көнен уңаеннан «Якты юл» һәм «Светлый путь» газетасының Инстаграм аккаунтларында котлаулар бәйгесе оештырдык. Аның шарты буенча әниләргә якты теләкләрне видео аша юлларга кирәк иде. 

«Якты юлда әниемне котлыйм» бәйгесендә татар телендә 15 кеше катнашты. Гөлүсә Сибатова Боерган авылында яшәүче әнисе Фәнияне, Сәидә Кәлимуллина Теләнче Тамакта яшәүче әнисе Гөлназны тәбрикләде. Калмия мәктәбенең 3нче, 4нче сыйныф укучылары әниләрен котлады. Илүзә Идитиятуллина – Күзкәй авылында яшәүче әнисе Илгизә Нуруллинаны, Илзия Шакирова – Актаныш районында яшәүче әнисе Әлфирәне, Эвелина Сәлимова – Калмия авылында яшәүче әнисе Вера Сәлимованы, Гөлчәчәк Гайнетдинова – әнисе Нәҗибә Зәкиеваны, Фәнзия Зәйнуллина – Калмиядә яшәүче әнисе Фәүзияне, Венера Вәлиуллина – Түбән Суыксуда яшәүче әнисе Рәсимә Гыймадиеваны, Гөлия Бохарова – Таулар авылында яшәүче әнисе Фәйрүзә Габидуллинаны, Чулпан Сафина Иске Абдулда яшәүче әнисе Резедәне тәбрикләде. Бикләннән Алия һәм Дамир Исламовлар, Калмия мәктәбенең «Шаян кызлар һәм малайлар» түгәрәгенә йөрүчеләр, Калмия мәктәбененнән Язилә, Рафаэль, Азалия, Айзилә, Күзкәй мәктәбенең 2нче, 4нче сыйныф укучылары әниләренә котлау юллады.
Рус аккаунтында Ариана Хәертдинова Круглое Поле поселогында яшәүче әнисе Ольганы, шушы ук поселоктан Дина Мироненкова әнисе Татьяна Сафинаны тәбрикләде. Иске Җирекле авылыннан «Пчелки» бию коллективы балалары, «Татарстан» совхозы поселогының «Лебедушка» балалар бакчасыннан Ралина Шәрәфиева белән Елизавета Шәкүрова, Яңа Троицкое авылының «Ромашка» балалар бакчасыннан Карина Казанцева, Радислав Нислин, Арина Павлова әниләренә котлау сүзләре җиткерде.
Бәйгедә катнашучыларга видеоларын редациягә җибәрү тәртибендә саннар билгеләнде, алар арасында туры эфирда, очраклы саннар программасы ярдәмендә җиңүчене билгеләдек. Бәхет 6 саны белән катнашучыга елмайды. Ул сан – Калмия авылыннан Эвелина Сәлимованыкы. Аңа ун яшь, ул мәктәпкә укырга кергәнче үк шигырьләр яза башлаган. 
 Тамашачы мәхәббәтен яулаучы буларак кечкенә бүләкне Актаныш районында яшәүче нәни Илзия Шакирова алды. Бу сөйкемле кызчык дүрт яшьтә генә булса да бик күп татар шагыйрьләренең озын-озын әсәрләрен яттан белә.
Махсус бүләгебезгә Чулпан Сафина ия булды. Аңа лайклар һәм комментарийлар саны буенча тиңнәр булмады. 
Рус телендәге катнашучылар арасында программа 1 саны астындагы Ариана Хәйретдинованы сайлады. Круглое Поле поселогында яшәүче биш яшьлек Ариана бик теләп җыр бәйгеләрендә катнаша, гаиләсе «Светлый путь» газетасын укый.
Шунысы үзенчәлекле, бу чарада күбесенчә хатын-кызлар катнашты. Аңлашыла да, ана булуның бар нечкәлекләрен – авырлыгын да, бәхеткә тиң шатлыгын да алар үз йөрәге аша үткәрә. Бәйге тәмам, тик әниләргә булган мондый игътибар башка көннәрдә дә дәвам итсен иде. Җылы сүзләребезне кызганмыйк, рәхмәтләребезне эш-гамәлләребез аша белдерик.

Эвелина һәм Вера Сәлимовалар: «Туры эфирда 6 санын ишеткәч, җиңүебезне аңладым, шунда ук Эвелинаның укытучысына шалтыратып, сөенечебезне уртаклаштык».

 

Әлфирә Шакирова: «Бәйгене очраклы рәвештә, Инстаграмда күреп алып, катнашырга булдык. «Якты юл» газетасына мондый кызыклы һәм кирәкле бәйге оештырулары, бүләк өчен рәхмәт!».

 

Чулпан Сафина: «Әнием һәм әбиләремне котлыйсым килде. Бүләк откач бик сөендем».

/ Фото Чулпан Сафинадан алынды. 

 

Ольга Хәйретдинова: «Бездән эстафетаны кабул итүчеләр булуына сөендек – башкалар да редакциягә видео җибәрә башлады».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев