Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яшелчә һәм җиләк-җимешне үзебез үстерәбез

Бүгенге көндә районның барлык мәктәпләрендә мәктәп яны участоклары эшли. Балалар анда төрле яшелчә һәм җиләк-жимешләр үстерәләр – кышын үзләренә ашханәдә тукланырга ризык әзерлиләр. Мәктәп яны участокларында эш тәртибе ничек оештырылган соң? Бу турыда участок җитәкчеләре үзләре сөйли.

Түбән Суыксу авылы мәктәбендә бакча үстерү өчен бирелгән участок 1 гектар мәйданны тәшкил итә. Ул берничә өлештән тора: декоратив чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимеш агачлары өчен аерым урыннар бар. Өйрәнү-тәҗрибә участогы да бар. Биредә укытучылар да, укучылар да хезмәт куя. 
– Һәр эшне бергәләп башкарабыз: язын түтәлләр казыйбыз, туфрак эшкәртәбез, орлык әзерлибез, аны чәчәбез. Җәен чүп үләннәрен утыйбыз һәм көзгә уңышны җыеп, исәпләп, аны мәктәп ашханәсенә тапшырабыз, – дип сөйли эшчәнлекләре турында мәктәп яны участогы җитәкчесе Гөлсинә Фазуллина.
Аның әйтүенчә, бүгенге көндә бакча участогында язгы эшләр инде тәмамланган. Апрель аенда утыртылган суган, көздән чәчелгән сарымсак белән кишер шытып чыккан. Чәчкәләр дә тишелеп яхшы гына үсеп килә.
– Мәктәп бакчабызда 35 төп алмагач үсә иде. Быел район мәгариф идарәсе тагын 5 төп бирде. Бакчабыз елдан-ел яшелләнә, – дип сүзен дәвам итә ул. 
Быел менә чыгарылыш сыйныф укучылары да бакчаны яшелләндерүгә үз өлешләрен керткән. Алар мәктәпне тәмамлау уңаеннан участокта ылыслы декоратив үсентеләр утырткан. 
– Мәктәпкә мондый бүләк беренче тапкыр ясалды. Ул дәвамлы булып, матур традициягә дә әйләнер. Мәктәбебез тагы да матурланыр. Үзенә күрә бер истәлек булып торыр, – диләр беравыздан 9нчы hәм 11нче сыйныф укучылары.
Боерганда да мәктәп яны участогы зур. Мәйданы шулай ук 1 гектардан артык бакча рациональ рәвештә файдалана. Биредә яшелчә, җиләк-җимеш өчен аеруча зур урыннар бирелгән.
– Мәктәп яны участокларының роле зур. Беренчедән, җитештерү эшчәнлеге теоретик белемне практикада кулланып ныгыту, укучыларда авыл хужалыгы эшенә хөрмәт тәрбияләү кебек бурычларны тормышка ашыруга юнәлтелгән. Икенчедән, үзебез үстергән уңышны үзебез файдаланабыз. Мисал өчен, узган ел 30-40 килограмм тирәсе виктория үстереп саттык. Бу табыш мәктәп бакчасының кирәк-яракларына тотылды. Быел да уңыш яхшы булыр һәм файдасын күрербез дип өметләнәбез, – ди Боерган мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илгизә Шәйхуллина.
 Бүгенге көндә Сәмәкәй мәктәбе укучылары да мәктәп яны участогында кайный. Алар чәчәк үрентеләрен күчереп утырту белән мәшгуль.
– Мәктәп яны участоклары булу ашханә өчен бик уңайлы. Һәр ел саен без күп итеп яшелчә үстерәбез. Үзебез үстергән суган бер уку елына тулысынча җитә, – ди мәктәп директоры урынбасары Инзилә Шәмсетдинова.
Шуны да искәртеп үтү мөhим, район мәгариф идарәсе мәктәп яны участокларына зур игътибар бирә. Быел ул мәктәпләргә 202 төп алмагач, 14 төп карлыган, 26 төп ясмин үсентеләре hәм орлык таратуда ярдәм күрсәткән.  

Гөлсинә Фазуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев