Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Соңгы кыңгырау чыңлады

25 май көнне барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңы яңгырады. Быел мәктәп тәмамлаучыларның иң күбе  Бәтке авылында. Биредә 21 бала 11нче сыйныфны, 35 бала 9нчы сыйныфны тәмамлый. Укучылар киләчәктә кем булырга тели соң? Булачак hөнәрләре турында алар үзләре сөйли. 

Бәтке мәктәбендә 400 укучы белем ала. Мәктәптә укыту сыйфаты да югары, балалар дәрестән тыш эшләрдә дә актив. Әйтик, быел җиңел атлетика буенча беренче урынны, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары арасында үткәрелгән «Куркынычсыз тәгәрмәч-2019» конкурсында – өченче, «Форпост» отрядлары арасындагы бәйгедә беренче урынны яулаганнар.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән тәбрикләргә район мәгариф идарәсе башлыгы Айгөл Мөхәммәтҗанова, аның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлназ Шакирова, Бәтке авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычев, «Р-Агро» ҖЧҖ директоры Ришат Хатыйпов, «Аленушка» балалар бакчасы мөдире Лилия Хәмидуллина, ата-аналар hәм мәктәп балалары килде.
– Соңгы кыңгырау – зур тормышка аяк басу бәйрәме. Бу юл озын, ләкин җиңел генә түгел. Мин сезнең дөрес юлдан атлап китүегезне телим. Тормышыгыз күңелле вакыйгаларга бай булсын. Юлыгызда киртәләр очраганда безнең киңәшләрне искә төшерегез, авырлыклардан курыкмагыз. Кулыгыздагы аттестатыгыз олы тормыш юлына мөһим юллама булыр. Уңышка ирешү тырышлыктан тора, – дип, чыгарылыш сыйныф укучыларына матур теләкләрен әйтеп, тантананы ачты мәктәп директоры Раушания Шәhимәрдәнова.
Сүз Айгөл Мөхәммәтҗановага бирелде. Ул, укучыларны котлап, мәктәпкә район башлыгы Фаил Камаевның бүләген – принтер һәм сканердан торган күпфункцияле җайланма тапшырды.
Аннары уку елы дәвамында бөтенроссия, республика, районкүләм олимпиадаларда hәм конкурсларында катнашкан укучылар бүләкләнде. 6нчы сыйныф укучысы Алиса Стрыгина «Олимп юлы» республика бәйгесендә инглиз теле фәненнән җиңгән. Казан федераль университеты базасында үткәрелгән физика буенча төбәкара универсиада призеры исеменә 9нчы сыйныф укучысы Руслан Камалетдинов лаек булган. IT-чемпион республика конкурсында 10нчы сыйныфтан Дамир Хаҗиәхмәтов җиңү яулаган. Чыгарылыш класслардан 11нче сыйныф укучысы Семен Костюнин Россия сувенирлары республика конкурсының 3нче дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булган. Егет мәктәптә дә яхшы укыган, «Форпост» отряды вәкиле. 
– Мәктәп белән саубуллашу көне – бик моңсу көн. Безне алда мөстәкыйль тормыш көтә. Әле без аңа тулысынча әзер дә түгел, беренче адымны гына атлыйбыз, – ди киләчәктә хәрби хезмәткәр hөнәрен сайларга теләүче Семен. – Дәрәҗәле һөнәр булганга, шушы юлдан китәргә булдым, – ди егет.
Кирилл Бакалдин исә 8нче сыйныфтан ук табиб булу турында хыяллана. «Кеше сәламәтлеге – беренче урында», – дип фикерли Кирилл.
– Бик дөрес. Илдә табиблар кытлыгы күзәтелә. Югары категорияле белгечләр һәрвакыт кирәк, – дип сүзгә кушыла аның әнисе.
Зинаида Костарева исә туристик юнәлешне сайларга булган. Киләчәк hөнәре турында кыз болай дип сөйли:
– Сайлаган hөнәр күңелгә ятышлы булырга тиеш дип уйлыйм. Әниемнең сүзләренә дә колак салам, дөрес сайлаган hөнәр генә муллыкка илтә, ди ул. Шуларны истә тотып, мин чит илләрдә сәяхәт итәргә, дөнья күрергә, төрле милләт вәкилләре белән аралашып яшәргә телим», – ди туризм буенча менеджер булырга теләүче кыз.
Бәйрәмгә килгән 38 яшьлек Наталья Шарованың hөнәр сайлауда үз фикере. Бүген аның улы Павел да мәктәпне тәмамлый. 
– Хәзерге заманда кешегә җитмеш төрле hөнәр дә аз инде ул, – ди ул. – Тик hәр бала булачак hөнәрен үзе төгәл аңлап сайларга тиеш, – дип сүзен дәвам итә Наталья. 
– Минем улым үзе теләп Әлмәт шәhәрендәге нефтьчеләр әзерләүче институтка укырга керергә планлаштыра. Әйтергә кирәк, бу мәсьәләгә бик җитди карый. Павел булачак hөнәрен бар мөмкинлекләрен истә тотып сайлый, – ди Наталья.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев