Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп ярминкәсендә укучылар үстергән 1,5 тонна уңыш сатылган

Шушы көннәрдә башкалабызда мәктәпләр ярминкәсе узды. Биредә 45 район катнашты. Районның мәктәп укучылары тырышып үстергән яшелчә, җиләк-җимешләр белән районның мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре хезмәткәрләре, Яңа Бүләк мәктәп директоры урынбасары Флера Сәлахова, Комсомол hәм Калмаш авыл мәктәпләренең физкультура укытучылары сәүдә итте.

Ярминкәгә уку елы барышында укучылар утыртып, карап үстергән hәм җыелган 1,5 тонна уңышны районның барлык мәктәпләре, шулай ук Теләнче-Тамак тернәкләндерү мәктәбе биргән. Мисал өчен, Биклән 80 кг бәрәңге, Кече Шилнә 45 кг кишер, Иске Абдул 32 кг чөгендер, Шилнәбаш 10 кг кабак, Бәтке 10 кг ташкабак, Калмия 5 кг сарымсак, Теләнче-Тамак 25 кг суган белән тәэмин иткән.
– Ярминкәгә әзерләнгәндә үк бәрәңге, кәбестә hәм кишерне сата башладык. Инде икенче көнгә сатарга калыр микән дип тә борчыла башладым, – дип сөйли мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе урынбасары Вәзилә Солтанова.
Безнекеләр кәбестәнең килосын 12 сумнан, алманы 40тан, сарымсакны 150 сумнан сатканнар.
– Суганны 12 сумнан сатарга куйган идек. Сәүдәнең иң кызыгы шунда бит, әкренләп бәяне 10 сумга төшердек. Шулай тиз арада аны да сатып бетердек. Кәбестә исә аеруча яхшы сатылды, – ди мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлназ Шакирова.
Тукай районының сәүдә ноктасы калганнардан аерылып торуын оештыручылар да, катнашучылар да билгеләп үткән.
– Сез ничек шулай сатасыз ул? Моның сере нәрсәдә? – дип безнекеләрдән Менделеевск районы ярминкәчеләре дә кызыксынып алган.
Тукайлылар калганнардан күтәренке рух белән аерылып торгангамы, әллә инде бәяләр очсызрак һәм яшелчәләр нәкъ менә балалар үстергән уңыш булгангамы, яисә инде районның мәгариф коллективы «яңача сәүдә ысуллары» куллангангамы, сатып алучыларны тукайлылар ноктасы җәлеп итеп торган.
Сатып алучылар өчен чәй өстәле дә әзерләнгән. Биредә Калмаш, Мәләкәс мәктәпләренең аш-су осталары әзерләгән өчпочмак, Биклән, Түбән Суыксу мәктәпләре hәм Биклән, Борды балалар бакчаларының пешекчеләре ясаган тәмле чәк-чәк, шулай ук бал, дару үләннәре белән чәй әчеп җылынып алу мөмкинлеге булган.
– Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Пимоновны да чәй эчердек, аңа татлы чәк-чәк бүләк иттек, – ди Гөлназ Нәзифовна.
Аның сүзләренчә, районнан ярминкәгә алып барган бар продукция уңышлы сатылып беткән. Катнашучылар Авыл хуҗалыгы hәм азык төлек, Мәгариф һәм фән министрлыкларының рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
– Ярминкәдә алган табыш белем бирү учреждениеләренә таратылды. Барысына да зур рәхмәтлебез, – дип белдерде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Айгөл Мөхәммәтҗанова.

Гөлназ Шакирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев