Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кадрларны үзебез кайгыртабыз

Авыл җирендә белгечләр җитми. Авыл хуҗалыгы гына түгел, мәгариф, медицина тармаклары да кытлык кичерә. Эшче кадрларга ихтыяҗ арта. Авылларга яшьләрне җәлеп итү, белгечләр әзерләү мәсьәләсе җыелышларда да күтәрелә. Шушы проблеманы хәл итү юллары эзләнә. Билгеле, беренче чиратта мәгарифкә өмет баглана, чөнки һөнәр сайлауда, әти-әниләрдән кала, мәктәпнең роле зур. Тукай районы мәгариф учреждениеләрендә профориентация эше, бу юнәлештәге яңалыклар турында район мәгариф бүлеге башлыгы Наил Габдуллин белән сөйләштек. 

Профессиональ сынаулар

Җитештерү сәнәгате үсә барган бүгенге чорда юрист, икътисадчы белгечлеге алган яшьләр эш таба алмый аптырап йөри, ә менә тракторчы, машина йөртүче, пешекчеләрне бишкуллап алырга әзер торалар. Шуңа күрә районда балаларны эшче һөнәрләргә әзерләү эзлекле дәвам иттерелә. Мәктәпләрдә төрле һөнәр ияләре белән очрашулар һәм күп төрле чаралар үткәрелеп килә. 
Һөнәргә әзерләүнең башка юллары да кулланыла. Әйтик, Тукай районы мәгариф бүлеге Чаллыдагы Кама автомеханика техникумы белән профессиональ сынаулар үткәрү турында килешү төзегән. «Профессиональ сынау – һөнәр белән якыннан танышу ул, шуңа күрә мастер-класс рәвешендә оештырыла, – дип аңлата Наил Сәйман улы. – Мәгълүмат алу гына түгел, яшүсмернең үзен эштә, тәҗрибәдә сынап каравы турында сүз бара. Ул беренче күнекмәләрне ала, инструментларны, технологияне үзләштерә. Бу эшнең үзенә туры килү-килмәвен, үзе өчен кызыклы буламы-юкмы икәнен чамалый. Ягъни теге яки бу һөнәр аның өчен тулаем күзаллана. Автомеханика техникумы үзләрендә булган бөтен белгечлекләр белән дә таныштыра. Техникум җитәкчелегенә рәхмәт, моның өчен бездән акча сорамыйлар».
Быелгы уку елында әлеге мастер-классларга 8нче сыйныфта укучылар йөри. 9-10нчы сыйныфларга алар нинди һөнәр сайлаячагын ачыклап бетерсен өчен, сигезенчеләр сайланган икән. 

Педагоглар, медиклар да җитми

Районда авыл хуҗалыгы белгечләре генә түгел, педагоглар җитмәве дә сер түгел, ди мәгариф бүлеге башлыгы. Укытучыларның өлкәнәя баруын да яшереп булмый, аларның уртача яше – 46,5. Медицина хезмәткәрләре белән тәэмин ителеш шулай ук проблема булып тора, аларны әзерләүнең алгарышлы юлларын табу бурыч итеп куелган. 
«Без Кукмара районы тәҗрибәсен өйрәндек һәм үрнәк итеп сайладык, – ди Наил Габдуллин. – Алар бу юнәлештә күптәннән уңышлы эшләп килә. Районда Кукмара мәктәпләрендә белем алган 20 табиб эшли, бүгенге көндә 40 кеше медицина белгечлегенә укый. Системага салынган схемалары бар. Сәләте һәм киләчәген медицина белән бәйләргә теләге булган укучылардан сигезенче-тугызынчыда химия-биология фәннәрен тирәнтен өйрәнү сыйныфлары туплана. Сайлаган предметлар дәресләрдә тирәнтен өйрәнелә. Унынчы сыйныфта аларга медицина университеты өстәмә белем бирә башлый. Моның өчен вуз ата-аналар һәм балалар белән килешү төзи. Дәрестән тыш, шимбә көннәрне укучылар белән университет укытучылары шөгыльләнә. Аларның үз программалары, планнары бар.
Әти-әниләр моның өчен елына 15 мең сум акча түли. Районның үзәк дәваханәсе белән килешү нигезендә, практик дәресләр дә үткәрелә. Унберенче сыйныфны тәмамлаучы укучы кече медицина персоналы сертификатына ия була. Өстәвенә, волонтер таныклыгы ала, бу инде вузга керү өчен ике өстәмә балл бирә, ягъни укырга керүне җиңелләштерә». 
Әлеге үрнәктә эш башлау өчен Тукай районында өч төп юнәлеш сайланган: авыл хуҗалыгы, медицина, педагогика. Алар бөтен районны колачлаячак. Әйтик, химия-биология юнәлешендә эшләү өчен бер зур мәктәп алына. Бирегә бөтен районнан теләге булган балалар йөри алачак. Чикләү булмый, кемнең килешү төзергә, баласын йөртергә мөмкинлеге бар, рәхим итсен. Өстәмә белем бирүгә Казан, Чаллы, Алабуга югары уку йортлары белән килешүләр төзеләчәк. Авыл хуҗалыгы белгечлеге алган кешеләр, педагоглар, медиклар югалмый, алар һәрвакыт кирәк. Шуңа күрә нәкъ әлеге юнәлешләр сайланган да инде. Фәннәрне тирәнтен өйрәнү сыйныфларын туплау киләсе уку елыннан ук башланырга тиеш. 

Укыту үзәге

Эшче һөнәр ияләренә дә кытлык дибез. «Ләкин эшкә өйрәнергә теләүчеләр күп, – ди Наил Сәйманович. – Белүемчә, узган ел Кама автомеханика техникумына 900 бала гариза биргән, ә алар 350 кеше кабул итә ала. Шуңа күрә республикада һөнәри белем бирү инфраструктурасын үстерү программасы гамәлгә кертелде. Аның ярдәмендә 2014 елдан мәгариф учреждениеләре базасында ресурс үзәкләре ачу башланды. Ремонтланган һәм җиһазландырылган ресурс үзәкләре челтәрен киңәйтү эше дәвам итә. Әлеге программа кысаларында Бордыда укыту үзәге булдыру планлаштырыла. Ул автомеханика техникумының филиалы буларак оеша. Әлеге үзәктә авыл хуҗалыгы белгечлекләренә өстенлек биреләчәк. Читтән килеп укучылар өчен тулай торак булдыру күздә тотыла».

Җәлеп итәрдәй шартлар кирәк

Билгеле, укыту, һөнәр алуда ярдәм итү белән эш бетми. Сер түгел, яшь белгечләр авыл җиренә кайтып эшләргә атлыгып тормый. Монда киңәш һәм үгетләү генә җитми. Яшьләрне җәлеп итәрдәй шартлар булуы зарур. Ил, республика күләмендә гамәлдәге программалардан тыш, урыннарда да кызыктырырдай тәкъдимнәр кирәк. Әйтик, Тукай районы торыр урын белән җәлеп итә ала: Бәткедә, Яңа поселогында, Иске Абдулда – авыл хуҗалыгы белгечләре, Кече Шилнәдә бюджет хезмәткәрләре өчен йортлар җиткерелә.
Һөнәр сайлауда ата-аналар үрнәге, аларның үгет-нәсихәте зур урын алып тора. Мәгариф бүлеге башлыгының аларга әйтер сүзе шул: мода артыннан куарга, кемнәргәдер иярергә кирәкми. Юрист, менеджерлар күп, аларга эш табуы ансат түгел. Без балаларга бүгенге көндә һәм алга таба кирәкле булырлык һөнәр, белгечлек сайларга ярдәм итәргә, дөрес юнәлеш бирергә тиешбез. Баланың киләчәге турында чынлап кайгырту бары шулай гына була ала.

Тарих битләреннән
Совет властеның беренче елларыннан ук илдә һөнәргә өйрәтүгә, белгечләр тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә. Яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү дәүләт сәәясәтенә әверелә. 
1918 елның 16 октябреннән Россиядә гомуми мәҗбүри башлангыч белем бирү кертелә. Укытуны хезмәт белән бәйләп алып баруга нигезләнгән, укучыларны фән нигезләре белән коралландырып, аларны социалистик төзелешкә актив катнашучылар итеп әзерләүче политехник мәктәп төзү башлана. «Бердәм эш мәктәбе турында» декрет кабул ителә. 
1919 елдан балаларга 8 яшьтән башлап һөнәри белем бирелергә тиеш була, фабрика-завод өйрәнчеклеге (ФЗӨ) мәктәпләре оеша, махсус дәреслекләр төзелә. 
1924-1925 уку елында авылларда җидееллык крестьян яшьләр мәктәпләре (ШКМ) оештырыла, гомуми белем предметлары белән беррәттән, агрономия, бакчачылык, умартачылык нигезләре укытыла. 
Бөек Ватан сугышы чорында гомуми укыту планнары һәм программаларына шактый үзгәрешләр кертелә, мәктәптә укыту-тәрбия һәм мәктәптән тыш эшләр оборона максатларыннан чыгып оештырыла башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев