Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әгәр мин президент булсам...

Ел саен Россия Федерация Советы мәктәп укучылары арасында «Әгәр мин президент булсам...» дип аталган бөтенроссия бәйгесе уздыра. Әлеге конкурска Тукай районы балалары үз тәкъдимнәрен язып җибәрә. Узган елгы бәйгедә Мусабай Завод мәктәбе укучысы Миләүшә Хәкимова җиңү яулаган иде, быел мондый уңыш Комсомолец мәктәбе укучысы Луиза Кузнецовага елмайды.

– Луиза җитди, тирән фикер йөртүче, максатчан кыз. Укуда алдынгы, мәктәп тормышында да, поселогыбыз hәм районкүләм чараларда да актив катнаша. Тәрбияле, итагатьле, акыллы бала ул, – дип таныштырды Луиза белән Комсомолец мәктәбе директоры Әлфия Әгъләмова.
Луиза Кузнецовага 15 яшь. Бу яшендә дә аның турында hәр яклап үсеш алган кыз дип авыз тутырып әйтергә дә була. Ул 5 яшеннән үк музыка белән шөгыльләнә башлаган. Бүгенге көндә аның кулында музыка мәктәбен уңышлы тәмамлау турындагы аттестаты бар. Луиза фортепиано, флейта кебек музыкаль коралларда уйный. Берсе артыннан берсе призлы урыннар яулаучы «Смайл» вокаль төркеме солисты да.
Мәктәптә ирешкән уңышлары да санап бетергесез. Игътибарга аеруча лаек булганы – 9 яшендә Тукай районы башлыгының «Сәләтле бала» грантын отуы. Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге үткәргән «Киләчәккә билет» республика конкурсы лауреаты исеменә дә лаек ул. Шулай ук Луиза Кузнецова, район данын яклап, биология hәм рус әдәбияты фәннәре буенча республика, россиякүләм олимпиадаларда җиңү яулаган укучы. Моңа өстәп, Луиза Комсомолец мәктәбе думасы спикеры.
– Мин илебез, дәүләтебез hәм хакимият органнары эшчәнлеген күзәтәм. Сәясәт яңалыклары мине аеруча кызыксындыра. Илдә барган кайбер вакыйгалар мине борчуга да сала, – дип сөйли кыз.
Әйләнә-тирәгә, сәяси вакыйгаларга үз фикере булган кыз борчыган сорауларын «Әгәр мин президент булсам...» дип аталган бөтенроссия бәйгесенә җибәргән эшендә күтәрә.
– Дөньядагы катлаулы икътисадый һәм сәяси хәлне исәпкә алып, президентның кем икәнен, аның бөтен ил өчен җаваплы булуын бик яхшы аңлыйм мин, – ди Луиза.
Бәйгегә җибәргән эшендә ул мөhим булган өч мәсьәләгә туктала. Беренчесе экология белән бәйле.
– Бүгенге көндә көнкүреш калдыкларын, чүп-чарны җыю, утильләштерү проблемасы глобаль характер алды. Табигать куркыныч астында. Аны саклап калу – безнең бурыч. Моны хәл итәр өчен мин табигатькә зыян салучы өлкәннәрне генә түгел, ә яшүсмерләрне дә җавапка тартыр идем. Андыйларга башта кисәтү ясарга һәм ата-аналарына хәбәр итәргә кирәк. Икенче тапкыр административ җәза кулланырга – 100 сум күләмендә штраф салырга. Шулай гына экология культурасына өйрәнеп була, – дип фикерли Луиза.
Икенче тәкъдиме – Россиянең барлык территорияләрендә үзара салым кертү. 
– Татарстанда үзара салым – авыл җирлеге ихтыяҗларына тотыла торган һәм халыктан елга бер тапкыр җыела торган акча. Аны тапшыруны референдумда халык үзе хәл итә. Иң мөhиме, ул акчаларны республика биш тапкыр арттырып кайтара. Бу – авыл җирлеген төзекләндерү өчен зур мөмкинлек, – ди Луиза. Кыз үзе яшәгән Комсомолец поселогында узган ел бу акчага юллар ремонтланганын мисал итеп китерә. «Россиядә дә Татарстан Республикасындагы кебек үк үзара салым системасы кертелсә, халыкның да шәhәрне төзекләндерүгә, тирә-юньгә карашы яхшы якка үзгәрер, – дип уйлый.
Луиза милләтнең төп кыйммәте – кешеләр сәламәтлеге турында да борчыла. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, безнең ил ялган дарулар тарату һәм куллану буенча лидерлар рәтендә. «Минем өченче карарым – ялган дарулар җитештерүчеләргә җәзаны катгыйландыру», – ди кыз.
Тукай районы кызының эше бөтенроссия бәйгесенең жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнгән. Луиза Кузнецова 26-28 апрель көннәрендә Санкт-Петербург шәhәренә тантаналы бүләкләү чарасына да барды.
– Минем уй-фикерләрем әлеге сораулар белән генә чикләнми. Алга таба да чишелеш таләп итә торган мөhим сораулар бар, – ди Луиза. Илнең иминлеге, аның алдагы көннәрдә чәчәк атуы турында хыялланып, янып йөри ул. Кыз киләчәктә сәясәт белән кызыксынуын дәвам итәргә тели. Мәктәпне тәмамлагач, тормышын медицина белән бәйләргә – балалар эндокринологы булырга хыяллана. «Халык сәламәтлеге сагында торып, республикама хезмәт итәргә телим мин, – ди Луиза Кузнецова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев