Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ел укытучысы Инсия Маликова 

Һәр ел саен педагогларның «Ел укытучысы» бәйгесе уза. Быел республиканың иң яхшы укытучылары исемлегенә районның Новотроицкое мәктәбеннән татар теле hәм әдәбияты укытучысы Инсия Маликова да керде. Ул әлеге бәйгедә икенче урынга лаек булды. Инсия Фиркатовнаның мондый мәртәбәле конкурста беренче тапкыр җиңүе.

Бәйгенең республика этабында татар теле hәм әдәбияты укытучыларыннан 13 кеше катнашты. Инсия Маликова – шуларның берсе. 
– Татар теле укытучысы, гомумән, Ватанның чын патриоты буларак, бүген милләт каршында торган авырлыклар турында еш уйланам мин. Тел мәсьәләсендә килеп туган вәзгыять, халкыбызның тоткан кыйбласы турында фикерләр кайвакыт борчуга да сала. Минем тамырларымда горур бабамнар каны ага. Милләтне саклау, үстерү максатыннан балаларга халкымның тарихы, мәдәнияте, сәнгате турында еш сөйлим, әдипләр белән таныштырам, – дип фикерләрен уртаклашты Инсия Маликова.
Инсия Фиркатовна тумышы белән Актаныш районы Чуракай авылыннан. Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлагач, берничә ел шәhәрдә татар теле һәм әдәбияты укыткан. 2014 елдан Тукай районында хезмәт куя. Талантлы укытучының укучылары да үзе кебек актив – алар бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы призерлары. Бер укучысы балалар әдәби премиясе дипломанты.
– Моңа кадәр зур бәйгеләрдә катнашканым булмады. «Ел укытучысы-2019» конкурсын игълан иткәч, үз көчемне сынап карарга уйладым, – дип сөйли ул. 
Укытучы башта бәйгенең муниципаль, аннары Минзәлә шәhәрендә узган төбәк этабында җиде педагог белән көч сынаша. Биредә ул ачык дәрес һәм класстан тыш чара уздыра. Нәтиҗәдә Инсия Фиркатовна республика этабына уза. 
– Соңгы этапта Башкортстаннан, Чувашиядән, Төмән өлкәсеннән, Казан, Әлмәт, Яр Чаллы шәhәрләреннән, Арча, Саба районнарыннан килгән көчле укытучылар белән ике көн дәвамында белемнәрне сынарга туры килде. Күбесе гимназия, лицей педагоглары, урта белем бирү учреждениеләреннән без дүртәү генә идек, – ди Инсия Фиркатовна. 
– Дәресләрне мин hәрвакыт интеллект-карта ярдәмендә үткәрергә тырышам. Балалар өчен дә кызыклы ул. Интеллект-карта балаларда кирәкле мәгълүматны җыю, аны дөрес урнаштыру, анализ ясау, фикерләү, күзаллауга нигезләнгән. Шулай ук хәтерләре өчен дә яхшы. Шушы алымым белән бәйгедә укытучылар белән тәҗрибә алыштым, – дип аңлата Инсия Фиркатовна. 
Жюри әгъзаларында да, катнашучыларда да бу педагогик ысул зур кызыксыну уяткан. 
– Аны яңалык итеп кабул иттеләр, – ди укытучы. Бәйгегә йомгак ясаганчы ук Инсия Маликовага мәгарифне үстерү институтыннан эш тәҗрибәсе белән уртаклашу турында тәкъдим дә килеп ирешкән. Аннары – бәйгедә җинү турында хәбәр!
– Җиңү яулармын дип уйламаган идем. Беренче көнне дәрес күрсәтермен дә кайтып китәрмен дип ниятләдем. Җиңүчеләр арасында үз фамилиямне ишеткәч: «Кара әле, булдыра алам икән бит!» – дип шатландым, – ди бүген Инсия ханым.
Җиңүчеләр Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Рафис Борhанов белән түгәрәк өстәл артында очрашкан. Электрон мәктәп темасына фикер алышканнар.
– Авыл укытучысы буларак, мин электрон мәктәпнең авыл җирендә ничек кулланылуы турында сүз кузгаттым. Төрле сәбәпләр аркасында дәрес калдырган балалар өчен үзәкләштерелгән дистанцион дәрес бирү программалары кирәклеген җиткердем. Әлеге фикерне Рафис Борhанов уңай кабул итте. «Бу проблема өстендә эшне, әлбәттә, тизләтергә кирәк», – диде министр.
Җиңүчеләрне диплом hәм акчалата сертификат белән бүләкләгәннәр.
– Минем өчен җан атып торган район мәгариф идарәсенә, Новотроицкое мәктәбе коллективына, укучыларыма, ата-аналарга зур рәхмәт, – ди Инсия Маликова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев