Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Балкыш» – шәп лагерь!

Район мәктәпләрендә белем алучы 43 укучы кышкы каникулларын «Балкыш» балалар сәламәтләндерү лагеренда уздырды. Биредә балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, яңа чиреккә көч туплау, ялларын күңелле hәм файдалы уздыру өчен Яр Чаллы педагогия университеты югары квалификацияле педагоглары, студентлары зур көч куйды.

Район мәгариф идарәсе башлыгы Айгөл Мөхәммәтҗанова сүзләренчә, «Балкыш» лагереның кышкы каникул сменасы февральдә дә дәвам итәчәк. Гыйнварда укучылар биредә өч көн ял итте, тагын дүрт көн февраль аенда планлаштырыла. 
– Балалар өчен бу өч көн тыгыз булды. Аларны рухи яктан hәм иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерү, шәхес буларак тәрбияләү максатыннан Яр Чаллы педагогия университеты белән берлектә төзелгән «Интел-Квест» проектын башкарып чыктык. Балаларны бер-берсе белән аралаштыру, бер командада эшләргә өйрәтүне күздә тота. Мондый квестлар безнең лагерь өчен яңалык булды. Беренчедән, квест уен буларак кабул ителде, икенчедән, интеллектуаль белемнәрне бер калыпка салырга ярдәм итте. 
Биш ай элек ачылган, бар уңайлыклар тудырылган, яңа җиhазлар белән тәэмин ителгән, чиста, матур «Балкыш» лагере бинасында баласын ял иттерү ата-аналарга нибары 350 сумга төште. Балалар районның мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре карамагында булган, район үзәк дәваханәсе шәфкать туташы күзәтеп торган. Алар белән кызыклы шөгыльләр үткәрү исә Яр Чаллы педагогия университеты мөгаллимәләре hәм студентлары өстендә булган.
– Беренче көннән үк балаларны фән, иҗат, спорт, мавыктыргыч маҗаралар дөньясына кертеп җибәрергә тырыштык. Математика, логика, экоюнәлеш буенча мастер-класслар, квестлар, тренинглар, спорт уеннары уздырдык, проектлар төзедек, иҗади эшләдек, – дип сөйли «Грекча уйныйбыз» программасын төзүче, педагогия фәннәре кандидаты, доцент Ләйлә Рәхмәтуллина.
«Балкыш»та ял итүче балалар лагерьдан да, әйдаманнардан да бик канәгать. Иштирәк авылыннан килгән 11 яшьлек Зәлия Закирова – «Медуза» отряды вәкиле.
– Минем җәйге каникулларда да «Балкыш» лагеренда ял иткәнем булды. Миңа бик ошады. Шуңа күрә бер дә икеләнмичә кышкы ялларымны да биредә үткәрергә уйладым. Без саф hавада уйныйбыз, отряд белән бергәләп төрле чараларга әзерләнәбез, яңа дуслар да таптым, – ди кыз.
Круглое Поле мәктәбе укучысы Илназ Фәхертдинов та лагерь турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.
– Безнең бер дә тик торган юк. Көне буе нәрсә белән булса да мәшгульбез: җыр өйрәнәбез, биибез, башваткычлар чишәбез, кызыклы уеннар уйныйбыз. Ашханәдә эшләүче пешекчеләр дә безне тәмле ризыклар белән сыйлыйлар, көнгә биш тапкыр тукланабыз. Отрядлар дус һәм тату.
«Олимп» отрядыннан бикләнле Артур Ширгазин белән Бордыбаштан Алсу Борһанова да сүзгә кушылды. Алар лагерьда элек тә ял иткән булганнар, менә тагын очраштылар.
– Бу бик «текә» лагерь! Без үзебезне монда гел өйдәге кебек хис итәбез. Биредә чиста, иркен, матур. Тик өч көн ял итү бик аз, сменаны озынайтсыннар иде, – дип үз теләкләрен белдерделәр алар.
Әйе, «Балкыш» лагере балаларны бар яктан да үстерү максатыннан ачылды hәм, шөкер, уңышлы гына эшләп тә килә. Балаларның яраткан ял итү урыннарының берсенә әйләнүе дә – күркәм күренеш. 
– Февраль аенда мәктәп укучылары өчен олимпиадалар чоры башланачак. Олимпиадага әзерлек инде башланды. Төрле яктан талантлы балалар белән эшләүне максат итеп, ниндидер бер фән, өлкәне исәптә тотып, көнне шуңа багышлаячакбыз. Язгы каникулда да лагерь эше дәвам итәчәк. Ә менә җәйге каникулларда лагерьда бер смена спортчылар өчен, икенчесе – тел белгечләре, өченчесе – математика юнәлешендә эшләүчеләр hәм дүртенче смена иҗади балалар өчен оештырылачак, – дип алдагы планнары белән бүлеште район мәгариф идарәсе башлыгы Айгөл Мөхәммәтҗанова.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев