Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Шатлык» бию коллективына – 40 ел

Биклән авылының «Шатлык» бию коллективы 40 еллык юбилеен билгеләп үтте. Узган ел ул «Халык коллективы» исемен йөртүчеләр сафын тулыландырды. Биклән авылы мәдәният йортында әлеге истәлекле датага багышланган гала-концерт булды. Зал  халык  белән тулды, шәһәрдән, башка  авыллардан да кунаклар килгән иде.

Әлеге бию коллективына нигезне ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Гәрәева салган. Остаз кулы астында бию коллективы үсеш алды, республикакүләм бәйгеләрдә дә уңыш казанды. Дүрт дистә ел дәверендә коллективта берничә буын биюче егет-кызлар үсеп, һөнәри осталыкларын төрле сәхнәләрдә чарладылар, алга таба да тормышларын сәнгатькә багышладылар. Бию коллективы авыл халкына җыр-моң, дәртле биюләр бүләк итүче коллектив кына булып калмады, егетләре-кызлары өчен  аралашу, дуслашу урыны да булды. Бию коллективында тәрбияләнгән беренче биючеләрнең күбесе инде өлкән яшьтәге әбиләр һәм бабайлар, үзләре оныкларын «Шатлык»ка йөртәләр. 
Хәзер коллективны Альбина Гәрәева житәкли. Мөгаен, биюгә сәләт һәм мәхәббәт  нәкъ менә әнисе Роза Шаяхметовнадан күчкәндер аңа. Бүген көндә бию коллективында нәниләр һәм яшүсмерләр бию серләренә төшенә, матур хыяллар белән яши. Коллектив репертуарында, татар халык биюләреннән тыш,  рус, үзбәк биюләре һ. б. хореографик композицияләр урын алган.

Фотоны Ринат Гыйлемханов тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев