Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Район талантлары» фестивале

Районыбыз талантларга бай. Араларында мәдәният эшчәнлегенә аеруча зур өлеш кертүчеләре, олы сәләткә ия булганнары шактый. Моңлы тавышлы җырчылар дисеңме, оста биючеләр, алтын куллы каләм ияләре, үзечэшчәннәр күп. Аларның иң яхшылары 13 ноябрь көнне беренче ачык район фестивале – «Район талантлары» гала-концертында чыгыш ясады.

– Әлеге фестиваль районда беренче тапкыр узды. Районда мәдәниятне үстерү, талантларны ачыклау максаты белән, шулай ук район халкына рухи-әхлакый, патриотлык һәм сәнгать тәрбиясе бирү, иҗади тәҗрибә белән алмашу, үзешчәннәрне кызыксындыру һәм ярдәм итүне күздә тота, – ди районның мәдәният һәм ял үзәге белгече Айзилә Вәхитова.
Беренче ачык район фестивалендә 23 авыл җирлегеннән сәләтле кешеләр катнашкан. Сайлап алу турларында 110 кеше чыгыш ясаган. Күпләр өчен әлеге фестиваль киләчәктә иҗат итү өчен беренче баскычка әйләнде. Нәтиҗәдә 41 кеше гала-концертка узды.
Гала-концертта барлык катнашучы да бик матур чыгыш-композицияләр ясады. Ничә яшь булуына карамастан кечесе дә зурысы да актив җиңү өчен көрәште.Чыгышларның күңелгә аеруча кереп калганы:Комсомолец поселогыннан 6 яшьлек Аделина Галләмова сәхнәдә үзен бик кыю тотып әниләр турында нәфис сүзе сөйләде. Аны «Яшь артист», шулай ук вокал-соло номинациясендә 1 урын дипломы белән бүләкләдләр. «Алтын буы»н номинациясендә исә өлкән буын вәкилләре – Иске Дөреш авыл җирлегеннән 69 яшьлек Гыйздулла Вәлиуллин, Яңа Бүләктән 71 яшьлек Әминә Шәйдуллина, 91 яшьлек Рәшидә Мирсәетова бүләкләүгә лаеклы итеп табылды.
Сәхнәдә даими чыгышлар ясап шомарып беттек инде. Хәтеремдә: мондый бәйгеләрдә 7 яшьтән ук катнаша идем, яшь чагында дуңгыз фермасында көне буе эшләсәм, кичләрен исә мәдәният йортында концертлар куеп, җырлап күңелле үткәрә идем. Җыр бит ул яшәртә, күңелгә дәрт бирә, гомеребезне озынайта. Җыр – минем өчен ул ләззәт, ул hава, ансыз яшәү матур булмас иде. Шуңа күрә хәзер дә бер чараны да калдырганым юк, сәхнәдә җырлап чыгыш ясаганнан соң гел яшәреп кайткан кебек булам, – дип тәэсирләнеп сөйлиөлкән катнашучыларның берсеРәшидә Мирсәетовна.
Гран-прига 7-12 яшьлекләр арасында вокал-соло номинациясендә Круглое поле поселогыннан Кәмилә Шабакаева, 13-17 яшьлекләр арасында Комсомолец поселогыннан Ләйсән Тимергалиева, 23 hәм өлкәнрәкләр арасында Яңа Бүләктән Илфат Әхмәтҗанов hәм вокал ансамбльләр арасында Комсомолец поселогыннан «Смайл» ансамбле лаек булды.
«Район талантлары» конкурсын оештыручыларына бик зур рәхмәт. Конкурс матур традициягә әйләнсен, киләсе елларда да үтсен иде. Район талантларга бай, әнә шулай бер-беребез белән аралашып, илhам алып матур итеп яшәсәк иде, – ди Комсомолец поселогыннан балаларны фестивальгәәзерләгәүче педагог Лилия Муллагалиева.

Ренат Галимханов фотолары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X