Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәйданга, Сабан туена! 

Сагынып көтеп алган (чөнки узган ел, билгеле сәбәпләр аркасында, булмый калган) милли бәйрәмебез Сабан туе райондашларны һәм кунакларны 13 июнь көнне гүзәл табигатьле, кунакчыл Кызыл Байрак авылы болынлыгына җыя. Бәйрәмне ачу тамашасы иртәнге сәгать 10га билгеләнгән. 

«Ишегалды»
Алданрак килүчеләр бу көнне авыл җирлекләре әзерләгән «Ишегалды» («Подворье») аланында районыбыз халкының тормыш-көнкүреше белән таныша ала. Биредә авылларның шәҗәрәләре, матур гореф-гадәтләре, халык һөнәрчелеге үрнәкләре, үзенчәлекле сый-хөрмәтләре тәкъдим ителәчәк.
Авыл җирлекләре парады
Авыл җирлекләре быелгы бәйрәмгә үзенчәлекле бүләк әзерләде: мәйданда «Авыл җирлекләре парады» узачак. Гармун тартып, җыр белән мәйданны яңгыратып, тырыш авыл хезмәтчәннәрен, төрле тармакларда эшләүче уңганнарын, хуҗалык җитәкчеләрен, җирлек башлыкларын мәйдан түренә хөрмәтләп озатачаклар.
Мәйдан түрендә – эшсөярләр
Сабан туен халыкта «хезмәт туе» дип тә йөртәләр, җырларда да шулай җырлана. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлау – Сабан туеның иң мәгънәле мизгелләреннән берсе. 2021 елгы язгы кыр эшләрендә иӊ яхшы күрсәткечләргә ирешкән кыр батырларының – бөртекле һәм азык культуралары чәчкән, туфракны тукландыру, тырмалау, культивация эшләрен башкарган иң яхшы механизаторларның урыны мәйдан түрендә булачак. Районыбызның «кыр эшләре аксакаллары» – җиде, сигез дистәсен түгәрәкләгән механизаторларны хөрмәтләячәкбез. 2020 ел нәтиҗәләре буенча терлекчелектә иң күп сөт алуга ирешкән ханымнар – «2020 елның иң яхшы сыер савучысы» исемен алучылар; терлек симертү осталары;  кошчылык предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында меңәрләгән кошны тәрбия итеп яхшы күрсәткечләргә ирешкән уңганнар хөрмәтләнәчәк. «Иң яхшы яшелчә үстерүче», «Иң яхшы җитәкче», «Иң яхшы фермер» буларак танылган райондашларның исемнәре мәйданны яңгыратачак.   
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең үзйөрешле техникасы колоннасы үтү бәйрәм программасына кертелде.
Санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча иң чиста һәм матур торак пунктларны билгеләп үтәчәкләр. Авыл җирлекләре башлыкларын бүләкләп, җиңүчегә күчмә кубок тапшырачаклар. 
Спорт бәйгеләре
Бәйрәмнең алыштыргысыз бизәге – милли көрәш.  
Ат чабышы да мавыктыргыч бәйгеләрнең берсе – ул сәгать 12дә башлана. Быел ат чабышына, башка еллардан үзгә буларак, иң нәселле, иң текә чабыш атлары килә. Быел сезнең хозурга тагын бер кызыклы уен – этләр чабышы да әзерләнде. 
Уеннарда һәр кеше осталыгын күрсәтә ала. Берәүләр көрәш мәйданында бил алыша, икенчеләр күккә ашкан шома багана буйлап өскә үрмәли. Кул көрәшендә, капчык сугышында, башка төрле уеннарда һәркем үз көчен сынап карый алачак.
Бәйрәмне көтеп алган балалар өчен дә күңел ачу программасы бай. Алар милли уеннарда, төрле бәйгеләрдә, мастер-классларда катнаша алачак.

Җыр-биюләр
Сабантуй шатлыгын уртаклашырга килгән талантлы җырчылар һәм биючеләр сафында үз үзешчәннәребез бихисап булачак, районның иҗат коллективлары, ансамбльләре чыгыш ясаячак. Шулай ук бию, җыр төркемнәре, баянчылар hәм гармунчылар катнашачак. Җырлы-биюле уеннарга тамашачылар да кушыла ала.  
Кунак булып «Күнел» радиосының килүе көтелә, ул үз концерт программасын тәкъдим итәчәк.  
Тукайлылар быелгы Сабан туенда Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров белән очраша. Республика күләмендә танылган җырчы, искиткеч тенор, уникаль тавыш иясе, репертуары татар җыр мирасына бай булган яшь буын вәкилләренең берсе; Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе лауреаты – аны -«Татарстанның алтын тавышы» диләр! 
 / Фото редакция архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев