Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Күк капусы ачылса»

Теләнче Тамак халык театры куйган «Күк капусы ачылса» спектаклен тамашачы алкышларга күмде. 26 январь көнне артистлар авыл мәдәният йортында Хәй Вахит әсәрен икенче тапкыр сәхнәләштерде. Беренчесе районда үткәрелгән «Битлек» театраль фестиваль-бәйгесендә иде. Анда бу музыкаль комедия җиңү яулап, икенче урынга лаек дип табылды.

Рольләрне театрның яңа составы башкара, шунысы куанычлы – араларында яшьләр күп. Һөнәрләре буенча араларында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре, укытучы, китапханәче, студентлар да бар. Күпчелеге сәхнәдә үзен беренче тапкыр сынап карады. Шуңа да карамастан, сәхнәдә үзләрен иркен тоттылар – тамашачы буларак килгән мәдәният хезмәткәрләре аларның уйнавына югары бәя бирде.
Спектакль дәвамында 60-70 елларда рус эстрадасында бик популяр булган җырлар яңгырый. Артистлар аларны татар телендә башкара. Әлеге спектакльнең режиссеры һәм мәдәният йорты директоры Илгиз Шәрифуллин фикеренчә, бу – тамашачы күңелендә матур хатирәләр уяту өчен бик отышлы алым. Төрле төстәге утлар уйнавы, вакытына туры китереп төтен чыгуы да залдагыларга чынбарлыктан аерылып, шул чорга, әсәрдә барган вакыйгаларга кереп китәргә, онытылырга ярдәм итә.
Шунысын да әйтергә кирәк, мондый җиһаз-ларны сатып алуга райондашларыбыз грант оту нәтиҗәсендә иреште. 2019 елны алар «Лукойл» компаниясе үткәргән социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә катнаша. Анда театрның балалар коллективы – Теләнче Тамак авылындагы интернат-мәктәп һәм гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә куелган «Уймак кыз» («Дюймовочка») инклюзив (сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашындагы) спектакль тәкъдим ителгән иде. Проект 200 мең сумлык грантка лаек дип табыла. Бу акчага театрга яктырткычлар, төтен чыгару машинасы һәм декорация өчен баннерлар сатып алынган. 
Шушы үрнәктә Илгиз Шәрифуллин башкаларны да бәйгеләрдә катнашырга чакырды, җиңеп чыгу өчен нинди шартларны үтәргә кирәклеге турында сөйләде. 
Тәжрибә уртаклашу ысулы буларак оештырылган бу спектакль алдыннан районның мәдәният һәм ял итү үзәге директоры Илнур Сәхбетдинов 2021 елга эш планнары, алда торган бурычлар белән таныштырды. Максат – быел да Тукай районында мәдәният чараларын тиешле дәрәҗәдә оештыру. Шул исәптән үзешчән театр коллективларының эшчәнлеген үстерү дә күздә тотыла.
Райондашларыбызга чираттагы спектакльне «Битлек» фестивалендә беренче урынны яулаган Борды халык театры тәкъдим итәчәк.

Рәхилә Фәттахова, Боерган авылының «Акчарлак» күпфункцияле үзәге директоры:
– Спектакль бик ошады. Бу постановкага никадәр күп хезмәт куелганын күреп исем китте. Артистларның уйнавына тел-теш тидерерлек түгел. Ул хореография, ул киемнәр, ул яктырту! Шул чор күлмәкләреннән биюләр спектакльне тагын да тәмләндереп җибәрде. Бизәлештә бөтен нәрсә, хәтта алмагач яфракларының төсенә чаклы уйланылган. Хезмәттәшләрем белән горурланып, нык матур тәэсирләр белән кайттым».

 

Янирә Әминова, Иске Дөреш авылы мәдәният йорты директоры:
– Бик күңелле спектакль – йөгереп менеп, шулар арасында уйныйсым килде хәтта. Яшь артистлар булуы да ошады. Рольләрне бик дөрес бүлгәннар. Уйнаулары шундый гади, табигый. Музыкаль бизәлеше көчле иде. Техник яктан куелышы да бик уйланылган. Декорацияләр күп түгел, ләкин барысы да үз урынында. Сәхнәдәге һәр әйбер, аның белән бәйле хәрәкәтләр мәгьнәгә ия. Әйтик, ике өйне дә тәгәрмәчле иткәннәр – күршеләр арасында тавыш чыкканда алар икесе ике якка китә, татулашканда бер-берсенә якыная. Мин моны яңа һәм бик отышлы алым дип саныйм».

/ Фотолар район мәдәният бүлегеннән алынды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X