Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Калмиянең үз галереясы

Татарстан Республикасы рәссамнары Тукай районына үзенчәлекле бүләк ясады: «ТАССРның 100 еллыгына – 100 картина» дигән акция кысаларында Калмия мәктәбендә картиналар галереясы эшли башлады. 

Галерея узган атнада тантаналы төстә ачылды. Анда рәссамнар бүләк иткән 100 картина урнаштырылган. Ни өчен Калмиядә? Әлеге сорауга Россия һәм Татарстан рәссамнар берлекләре әгъзасы, ТР халык рәссамы, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мадъяр Хаҗиев галерея ачу тантанасында болай дип җавап бирде:
– Авылда картиналар галереясы ачылу – зур вакыйга, яңалык әле. Без бүген шушында аларның дүртенчесен ачабыз. Биредә төрле рәссамнарның эшләре тәкъдим ителә. Төрле тематика, төрле техника белән башкарылган эшләр белән таныша аласыз. Галереяның нәкъ менә Калмиядә ачылуы очраклы түгел. Калмия – безне иҗатка рухландыра торган урын ул. Без инде дистә елдан артык бирегә килеп рәсемнәр ясыйбыз. Бу туфрак бик уңдырышлы: кешеләре укымышлы, шагыйрьләре, җырчылары һәм рәссамнары талантлы. Без бирегә рәхәтләнеп кайтабыз, эшлибез. 
Рәссам фикеренчә, галерея-ның мәктәптә ачылуы да урынлы. Балаларга бар яктан да аңлы булып үсү, кечкенәдән сәнгать белән танышу мөмкинлеге бирелә бит. Мадъяр Хаҗиев Калмия мәктәбе директоры Рәмзия Харрасовага шушы мөмкинлекне тудырганы өчен рәхмәт әйтте. «Кайбер мәктәп җитәкчеләре, клуб директорлары ризалык бирми, безгә ышанмыйлар, соңыннан акча сорарлар диләр ахры», – дип гаҗәпләнүен дә белдерде. Калмиядә ачылган галереяның Татарстан буенча өченче, Россиядә дүртенче икәнлеген әйтте. Безгә кадәрге галереялар Теләче, Минзәлә районнарында ачылган. «Тукай исеме белән аталып йөртелүче район үз дәрәҗәсен тота!» – дип соклануын да белдерде Мадъяр Шәрипович. 
Галерея ачу бәйрәмендә район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров катнашты. «Бүген без мәртәбәле кичәдә. Илебезгә билгеле рәссамнарның эшләрен карау бәхете безгә килеп иреште», – дип ул тантанада катнашучыларны шушы вакыйга белән тәбрик итте. Районда яшәүче кешеләргә иҗат әһелләре белән очрашу, аларның хезмәтләре белән танышу мөмкинлеге биргән өчен оештыручыларга рәхмәт әйтте. «Рәссамнар – үзенчәлекле кешеләр, алар безгә тирә-ягыбызны үз күзлекләреннән чыгып сурәтләп бирәләр. Дөньяның матурлыгын күрергә өйрәтәләр. Иҗатыгыз беркайчан саекмасын, безне алга таба да сөендереп яшәгез», – диде Рөстәм Илдусович.
Бәйрәмгә Мадъяр Хаҗиев белән бергә эшләүче рәсем осталары, аның укучылары килгән иде. Кунаклар мәктәпкә генә түгел, мәдәният йортына, китапханәгә дә бүләкләр алып килгәннәр. Калмиянең абруйлы кешеләре, хезмәт ветераннары шулай ук алар кулыннан истәлеккә картиналар алды.
Хәния Гәрәева – ТР рәссамнар берлеге әгъзасы, М. Хаҗиевның укучысы. Һәм Калмия килене. Хәзерге вакытта авылда яши икән. Хезмәт юлын 1976 елда шушы мәктәптә башлаган, башлангыч сыйныфларны укыткан. Чаллыда яшәгәндә М. Хаҗиевның кичке мәктәбендә укыган. Хезмәт урыннары төрле булса да, рәсем сәнгатен читкә куймаган Хәния ханым. Соңгы ике дистә елда ул Чаллыдагы 1нче сәнгать мәктәбенең директор урынбасары булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач та рәссамнар берлеге әгъзасы туктаусыз эзләнүдә, иҗатта, хәрәкәттә. 
Яшь рәссам Ләйсән Вә-лиуллина галерея ачу бәйрәменә дистәдән артык эшен алып кайткан. Ул Чаллыда яшәп иҗат итә. Ләйсән 2018 елдан ТР рәссамнар берлеге әгъзасы. Рәсемнәрне кечкенәдән ясый башлаган, Чаллыдагы 2нче сәнгать мәктәбендә укып чыккан. 2014 елдан ул – рәсем ясаучы профессионал. Ләйсән тамырлары белән Калмиядән, аның әти-әнисе Рөстәм Әхмәтхан улы белән Фәнзилә Хәниф кызы биредә туып-үскәннәр. 
Рәссам кыз 2D һәм 3D эффектлы эшләрен күргәзмәгә куйган иде. Ул яңа ысул белән иҗат итүне үзләштергән. «Нурани» дип аталучы, шамаил техникасына нигезләнгән әлеге ысулны М. Хаҗиев уйлап тапкан. Ләйсән аны Мадъяр абыйсыннан өйрәнгән. Техникасы катлаулы, ләкин рәсемнәр җетелеге белән һәм бер үк вакытта нәзакәтле булулары белән аерылып торалар.
Шушы көннәрдә Казандагы «Туган авылым» комплексындагы ресторанда Мадъяр Хаҗиев белән Ләйсән Вәлиуллина картиналарыннан күргәзмә оештырыла. Димәк, Калмия кызының эшләрен башкалада яшәүчеләр дә күреп соклана алачак. 
Ә Калмия мәктәбендәгеләре авыл кешеләрен, мәктәп балаларын сөендереп торачак. Мәктәп директоры Рәмзия Харрасова моңа бик канәгать. «Балаларга эстетик тәрбия бирүдә, туган якка мәхәббәт тәрбияләүдә рәсемнәрнең ярдәме бәяләп бетергесез», – ди Рәмзия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев