Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Балкыш»ның финалы якынлаша

«Балкыш» өлкән яшьтәге үзешчәннәр фестиваленең зона туры онлайн форматта үтә.

Бүген Тукай районы финалистларының чыгышлары видеотасмага төшерелә. Фестивальнең сайлап алу һәм муниципаль этаплары февраль аенда узды. Район үзешчән сәнгать осталары арасыннан зона этабына чыгучылар 21 февраль көнне Борды мәдәният йортында ачыкланды. Бүген алар видеоязма әзерләү өчен тамашачылардан башка гына сәхнәдә чыгыш ясыйлар. Исегезгә төшерәбез, фестивальнең зона турына район иҗат коллективлары арасыннан «Асылъяр» (Иске Абдул) һәм «Сударушка» (Кече Шилнә) ансамбльләре, аерым башкаручылардан Зөлфия Җиһан (Борды), Гыйздулла Вәлиуллин (Иске Дөреш), Рафис Хәсәнов (Күзкәй) чыктылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев