Әҗмәкәйдә милли бәйрәм оештырылды
Әҗмәкәй авылының «Миләшкәй» балалар бакчасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында «В краю родном мы живём» («Туган якта яшибез») дип исемләнгән милли уеннар һәм җырлар бәйрәме оештырылды. Чараның төп максаты — нәниләрне татар халык мәдәнияте, традицияләре белән таныштыру һәм бердәмлек сыйфатлары тәрбияләү.
Бәйрәмнең төп кунагы Габдулла Тукай әкиятләре герое — Шүрәле булды. Балалар аның белән бергә татар милли уеннарында катнаштылар, үзләренең талантын күрсәттеләр, татарча җырлар җырладылар һәм биеделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев