Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Син инглизчә беләсеңме?

Татарстанда 2022 елга кадәр полилингваль белем бирү комплекслары челтәрен булдыру проекты тормышка ашырыла. Әлеге проект РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан да хуплау тапты. Ул балаларга татар, рус hәм инглиз телләрендә белем бирүне күздә тота. Укыту комплексына балалар бакчалары, мәктәп, өстәмә белем бирү учреждениеләре дә керә. Күптелле укытуны оештыру мәсьәләсе турында август киңәшмәсендә Тукай районы башлыгы Фаил Камаев та аерым басым ясады. Ул балаларга бакча яшеннән үк полилингваль укытуны, аерым алганда, дөньякүләм тел – инглиз теленә өйрәтүне югары дәрәҗәдә күтәрү бурычын куйды. Бу юнәлештә Теләнче Тамак авылының «Акчәчәк», Боерганның «Кызыл калфак», Сосновый Бор поселогының «Солнышко», Новотроицкоеның «Ромашка» балалар бакчаларында телләр өйрәтү буенча укыту программалары эшли башлады. 

Новотроицкое авылының «Ромашка» балалар бакчасы 1969 елдан эшли. Бүген биредә 144 бала тәрбияләнә. Аларга татар, рус телендә дәресләр үткәрелә. Өстәмә белем бирү дә каралган. Вокал түгәрәге балаларны җыр-моңга, «Читай-ка» хәрефләрне танып белергә, «Театр» актерлык сәләтләрен ачарга өйрәтә, өченче ел рәттән «Инглиз теле» түгәрәге эшләп килә. 
– Узган ел бакчага йөрүче балаларның барысы да әлеге түгәрәктә  шөгыльләнде. Быел да бу күрсәткеч саклана, – ди «Ромашка» балалар бакчасы мөдире Татьяна Гусева. 
«Инглиз теле» түгәрәгенә бакчада барлыгы 48 бала йөри. Яшь төркеме буенча алар дүрт группага – 4, 5, 6 hәм 7 яшьлекләргә бүленә. Дөньякүләм тел нигезләрен балаларга тәҗрибәле укытучы, Япониядә, Төркиядә, Кыргызстан илләрендә яшәп кайткан, хәзерге вакытта Новотроицкоеда гомер итүче Зөлфия Гахраманова төшендерә.
–  Телләрне балаларга бәләкәй чактан ук өйрәтә башлау мөһим. Аларның хәтерләре яхшы, сүзләрне, терминнарны башларына сеңдереп баралар. Сабыйларның кызыксынуы, ихтыяр көче, фикерләве арта, шулай ук үзара аралашуга ихтыяҗы формалаша. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә инглиз телен укыту программасы СанПИН hәм ФГОС нигезендә төзелгән. Аның асылы шунда – без балалар белән киң кулланыла торган сүзләрне фразалап өйрәнәбез. Аннары инде үсә төшкәч, мәктәптә грамматика укыту каралган, аларга анда җиңелрәк тә булачак,  –  дип сөйли педагог.
Балаларга дәрес атнага бер тапкыр бирелә, вакыты буенча ул чикле. Әйтик, 4-5 яшьлекләрнең 20 минут, 5-6 яшьлекләрнең 25 минут, ә өлкәнрәк балаларның дәресе 30 минут бара. Дәресләр махсус кабинетта төрле төстәге китаплар, материаллар hәм проектор ярдәмендә үтә. Телне өйрәнүдә аудиоязмалар да еш кулланыла. 
– Дәрес hәрвакыт уен формасында үтә. Мисал өчен, фигыльләрне балалар белән хәрәкәтләнеп өйрәнәбез. Хәтерләрендә тиз кала, үзләре өчен дә бик кызык. Бер урында утырып телне өйрәнеп булмый, – ди Зөлфия Рәсимовна. 
Бүгенге көндә балалар исәнләшү-саубуллашуны, танышуны инглиз телендә төгәл белә. Үзләре турында да инглизчә сөйли беләләр. Балалар бакчасында тематик бәйрәмнәр дә рус, татар hәм, әлбәттә инде, инглиз телендәге шигырь, җырлар белән үрелеп үтә.
– Инглиз телен өйрәнү авыр түгел. Без дәресләрне көтеп алабыз. Аны яхшы белсәм, киләчәктә барлык чит илләрне күреп кайта алачакмын, – ди 6 яшьлек Эльза Исламова. Аның дусты Самит Зариповка да телне өйрәнү ошый икән. «Ромашка» балалар бакчасы коллективының аерым горурлыгы – быел 2нче класста укучы Розалина Нематова. Ул бакчада инглиз телен өйрәнеп, район, республикакүләм бәйгеләрдә инглиз телендә чыгышлар ясап җиңүләргә ирешкән.
Иң мөhиме, чит телләрне өйрәнү кирәклеген ата-аналар хуплый. Хәзерге заманда инглиз телен рус hәм татар телләре дәрәҗәсендә белү балаларга тормышта үз урыннарын табарга мөмкинлекләр бирә.

Реклама

 

Алсу Шәймәрданова, хуҗабикә:
– Инглиз телен өйрәнү кирәкме дигән сорауга җавабым бер. Әлбәттә, кирәк. Кая барма, барысы да инглиз телендә. Мин үзем мәктәптә укыганда немец телен укыдым. Ә чит илләрдә бу тел кулланылмый диярлек. Шуңа күрә инглиз телен белмәү кыенлыклар китерә. Чит илләргә барганда кесә сүзлеген үзем белән йөртәм. Үз балаларымның инглиз телен яхшы белүен телим. Моның өчен мәктәптән тыш аларны өстәмә дәресләргә йөртәм. Инглиз теле аларга киләчәк hөнәр сайлаганда да кирәк булачак бит...

 

Гүзәл Әхмәтсафина, укытучы:
– Инглиз телен белсәң, син иң перспективалы кеше буласың. Хәзерге заманда нинди генә оешмага килеп керсәң дә бу телнү белү мөhим. Мисал өчен, минем сеңлем Мәскәү шәhәрендә урнашкан эре чит ил предприятиесендә эшләде. Инглиз телендәге барлык документлар аның өстендә иде. Эшли-эшли тиз арада ул карьера баскычы буйлап күтәрелде. Хәтта әлеге оешманың чит илдәге төп офисына күчеп, югары дәрәҗәле җитәкче булды. Инглиз телен яхшы белүе аңа ул илдә гаилә корырга да, анда үзен өендәге кебек хис итәргә дә ярдәм итте. Менә инде 12 елдан артык ул чит илдә рәхәтләнеп тулы тормыш белән яши. Инглиз телен белмәсәм, минем тормышым бөтенләй башкача булыр иде дип әйтә ул кайвакыт... Ә мин аның белән килешәм. Аны мин hәрвакыт үз балаларыма үрнәк итеп куям. Аларга инглиз телен өйрәтүдә акчаны да, вакытны да жәлләмим...

 

Резидә Юсупова, «Якты юл» газетасының баш редакторы:
– Бүген чит телләрне өйрәнү-өйрәнмәү турында шик тә булырга мөмкин түгел. Заманы шундый. Кем әйтмешли, чит илләрнең капкалары ачык, дөньяви аралашу бара. Ул гына да түгел, чит телләрне өйрәнгән кешеләр бүгенге конкуренция заманында тормышта яхшырак урнаша. Аларга ихтыяҗ зурдан. Чит телне өйрәнүгә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирмәвемне мин үземнең зур кимчелекләремнең берсе дип исәплим. Университетта укыганда безгә дүрт ел гарәп теле керде. Укытучыбыз Лена Таҗиева озак еллар Гарәп Әмирлекләрендә эшләп кайткан бик көчле белгеч иде. Гарәп теле үтә катлаулы тел, бөтен кешенең дә теше үтәрлек түгел. Безгә дә җиңел бирелмәде. Шулай да тырыштык, төркемебездәге берничә кыз исә аны иркенләп сөйләшерлек дәрәҗәдә үзләштерде. Группадашыбыз Резидә Сафиуллина телне өйрәнер өчен ниләр генә эшләмәде – өстәмә шөгыльләнергә дә вакыт тапты, университетта гарәп илләреннән килгән студентлар белән дә аралашты. Без дә укып йөрдек, ул да! Соңыннан ул Лаоска барып эшләп тә кайтты. Хәзер үзебез тәмамлаган Идел буе федераль университетында абруйлы укытучы. Менә бит, югыйсә безнең дә мөмкинлекләр булган. Кирәксенмәгәнбез! Хәзер тормыш тәҗрибәсеннән чыгып балаларга шуны сеңдерергә тырышабыз. Аңласалар иде! Улым мәктәптә инглиз телен өйрәнде. Укытучылары алай көчле түгел иде ахры, репетиторлар да алып шөгыльләндек. Башка фәннәрдән шактый уңышлы эшләсә дә, инглиз теленә үзенең дә исе китмәде. Дөрес, чит җирләргә чыксак, ул безнең тылмач, кирәген аңлатып бирә ала, анысы. Тик ул гына җитми шул. Хәзер моны үзе дә аңлый, яхшырак өйрәнергә иде дип өстәмә шөгыльләнергә дә исәбе бар. Тик студентыбызның хәзер вакыт ягы чамалы! Мин еш кына аны битәрләп тә алам, менә дим, тәки шул телне өйрәнүне сузасын, hәрнәрсәне вакытында эшләргә кирәк, дим. Ул исә укны минем якка бормакчы, янәсе, үзең дә шулай ич! Ә мин үз сүземдә нык торам – бүген икенчерәк заман, чит телләрне камил белмәгән бер генә кеше дә үзен акыллы саный алмый!

 

Гөлшат Нуртдинова, журналист: 
– Кызым Талиянең телләр белән кызыксынуы бәлки нәселдән дә киләдер. Әбисе Тәзкирә Харисова Иске Дөреш мәктәбендә 40 еллап татар теле укытты. Үзем дә һөнәрем буенча журналист. Дөрес, Талия телләр буенча белгеч түгел, әмма мин аның телләрне тиз үзләштерүенә сокланам. Без ике баланы да Чаллы шәһәренең 52нче санлы балалар бакчасының татар төркемнәренә бирдек. Өйдә дә татарча сөйләштек, без аларга, иң мөһиме, үз туган телеңне яхшы белү кирәклеген сеңдереп үстердек. Бәхеткә, бу бакчада инглиз теленә дә өйрәтәләр иде. Гади генә сүзләр отсалар да бик сөенәләр, тәрҗемәсен беләләр иде. Өйдә үзем дә студент елларында алган белемем белән уртаклаша идем. 5-6 яшьлек чагында балалар чит телләрне яхшырак үзләштерәләр дип саныйм мин. Мәктәптә дә бу телне өйрәнделәр, тик кызым югары уку йортына укырга кергәч, анда алган белемнең бик аз дәрәҗәдә булуын тиз аңлап алды һәм инглиз телендә аралашкан иптәшләреннән калышмаска тырышып, үзлегеннән нык тырышлык куйды. Талия 77нче гимназияне алтын медальгә тәмамлап, бер үк вакытта сәнгать мәктәбе дипломын алып, тарих буенча республика, илкүләм олимпиадаларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, Мәскәүнең престижлы университетына халыкара икътисад һәм сәясәт факультетына укырга керде. Бер ай Франциядә укып, дүрт ай АКШта эшләп кайтты. Чит телләр белүнең киләчәк тормышында нинди зур мөмкинлекләр ачуын әнә шулай үз тәҗрибәсендә аңлады кызым. Магистратураны исә бөтенләй инглиз телендә генә укыды. Хәзер Американың Viacom компаниясендә өлкән менеджер булып эшли. Чит илләрдә еш булырга туры килә аңа. Американың ун эре шәһәрендә, Лондонда, Мадрид, Рим, Варшавада эш буенча һәм сәяхәттә булуын, яңа дуслар табуын, рәхәтләнеп аралашуын сөйли ул. Татар кызының тырышлыгын, уңышларга ирешүен, чит ил партнерлары белән алар телендә сөйләшүен күрү үзе дә зур нәрсә, минемчә. Ул бит Татарстаныбыз өчен дә горурлык. Безнең татар кызлары-егетләре шундый алар. Телне белгән – илләр гизгән, диләр бит. Яшь ата-аналарга шуны әйтәсем килә – балаларыгыз белән күбрәк шөгыльләнергә вакыт табыгыз, телләр дә өйрәнсеннәр, башкасын да. Һәркайсыбызның балаларны уңышлы, бәхетле итеп күрәсе килә, шуңа күрә киләчәк кешесен тәрбияләүгә үз өлешебезне кертик.

Фото Татьяна Гусевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев