Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Исәнме, мәктәп!

Җәйне озаттык, көзгә атлап кердек... Шулай итеп яңа уку елын да башлап җибәрдек. Быел 1 сентябрь ял көненә туры килде. Шул сәбәпле район мәктәпләрендә Белем көненә багышлаган тантаналы линейкалар 2се көнне уздырылды. 

Иске Абдул авылында да укытучыларны, укучыларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән котладылар. Мәктәп уку елын 68 укучы белән башлый. Шуларның 61е шушы авылдан, 7се Мерәстән килеп укый. Балаларга 16 мөгаллим белем hәм тәрбия бирә. 
Мәктәпнең тантаналы линейкасына укучыларны hәм укытучыларны яңа уку елы белән тәбрикләргә район башлыгы Фаил Камаев, Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин, Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина һәм район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллин килде.
– Районда әлеге авыл җирлеге тотрыклы җирлекләрдән санала. Монда туган авылларын яраткан кешеләр яши. Бу җирлек заманча эш йөртә белгән хуҗалык кулында. Шөкер, авыл халкының эше бар, социаль көнкүрешләре башкаларга үрнәк булып тора. Менә бу традицияләр алга таба да дәвам итсен иде. Кече яшьтән эш сөеп үскән балалар ата-аналарының күркәм эшләрен дәвам итсеннәр. Яхшы белем алып, hөнәр үзләштереп, туган җирләрен данлап яшәсеннәр. Балалар, барыгызны да белем бәйрәме белән тәбрик итәм. Хәерле сәгатьтә, – диде район башлыгы Фаил Камаев. 
Бу көнне мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче балаларга игътибар аеруча зур булды. Кунаклар берсе дә буш кул килмәгән иде. Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән укучыларны сәламләде. Ул беренче сыйныфка килгән 8 укучыга китаплар бүләк итте. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллин да аларга уку кирәк-яраклары өләште. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин да канцелярия товарлары белән портфельләр тапшырды. Шулай ук ул җәйге каникуллар вакытында хуҗалыкта эшләгән өлкән сыйныф укучыларына акчалата бүләкләр бирде.
Кулларына матур чәчкәләр тоткан укучылар да, укытучы апалары да бүген күтәренке кәефтә. Уку елына теләкләре якты, бик тә өметле.
– Бүген барыбыз да дулкынланабыз. Беренче көн, беренче очрашу. Әлбәттә, нәни укучыларыбыз белән бер-беребезгә ияләшеп киткәнче бераз авыррак булыр. Тик без барысын да ел дәвамында бергәләп булдырырбыз, укырга да, язарга да, санарга да өйрәнербез, – дип теләде Иске Абдул мәктәбенең беренче сыйныф укытучысы Лилия Хуҗина.
Линейкадан соң укучылар классларга таралды. Анда уку елының беренче сыйныф сәгатьләре үтте.
– Балаларыбыз тәүфыйклы, гыйлемле булып үссеннәр иде. Аларга тел ачкычлары, укуларында зурдан-зур уңышлар, укытучыларыбызга зур түземлек, сабырлык телибез, – диделәр беравыздан укучыларның ата-аналары. 
Сүз уңаеннан, быел район мәктәпләрендә барлыгы 3463 бала белем алачак. Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүчеләр 430 бала. Агымдагы елда унберенче сыйныфны 92, тугызынчыны 324 укучы тәмамлаячак. 

Рөстәм Зәкиев фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев