Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Шилнәбашта хәрби кораллар саклаганнар

Узган атнада район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 143 шалтырату килгән. 7 факт буенча җинаять эше кузгатылган. 

18 апрель көнне хокук сакчылары Шилнәбаш авылында яшәүче 46 яшьлек ир-атның өеннән һәм гаражыннан күп санда хәрби кораллар табалар. Алар биредә законсыз рәвештә сакланган була. Бүген барлык кораллар алынган һәм экспертизага җибәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгатылган. 
Шул ук көнне дежур частька Сосновый Бор поселогыннан 40 яшьлек ир-ат банк картасыннан 10 мең сум акча югалуы турында хәбәр иткән. Ул электросамокат сатам дип Интернетка белдерү куйган булган. Мошенниклар сатып алабыз, акча күчерәбез дип, аннан карта номерын сораганнар. Шулай итеп, әлеге ир-ат булган акчасыннан да колак каккан. 
«Турбина» бакчачылык ширкәтеннән 220 килограмм кара металл урлаган 40 яшьлек ир-ат тоткарланган. Аның табышын шәхси машинасында алып чыгып барышы булган. 
Круглое Поле поселогында үтерү белән янауның ике очрагы теркәлгән. Беренчесенең сәбәбе – ир белән хатын арасында көнләшү аркасында бәхәс чыгу, икенчесендә – алкоголь куллану. Соңгысында 30 яшьлек хатын-кыз 38 яшьлек ир-атны пычак белән куркыткан. 
Яр Чаллы – Зәй юлында ялган машина йөртү таныклыгы белән йөргән 28 яшьлек чаллылы тоткарланган. Бу факт буенча да җинаять эше кузгатылган.
Әҗмәкәй авылында 15 яшьлек үсмер өеннән чыгып киткән. Аны эзләүгә бөтен шәхси состав җәлеп ителгән. Моңа кадәр дә ул берничә тапкыр шулай чыгып югала торган булган. Бу юлы үсмер үзе өч көннән әйләнеп кайткан. 
Бүгенге көндә районда «Алкоголь» дип аталган оператив-кисәтү чарасы бара. Аның барышында Мәскәү – Уфа трассасының 1069нчы километрында бернинди документларсыз 1,5 тонна аракы төяп баручы «Газель» машинасы туктатылган. Продукция экспертизага җибәрелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев