Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Халык ышана – мошенник акча эшли

Хокук саклау органнарының массакүләм мәгълүмат чаралары аша даими кисәтеп торуларына карамастан, райондашлар мошенниклар карамагына эләгүләрен дәвам итәләр. Алданучылар булганда, аферистлар җиңел генә акча эшләүнең яңа төрле ысулларын да табып торалар. Бу турыда район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре авыл җыеннарында да үз фикерләрен җиткерделәр, халыкны сак булырга чакырдылар.

Алдакчылар үзләренә корбан итеп, нигездә, халыкның ышанучан катламын – пенсионерларны, инвалидларны, балаларны сайлыйлар. Бүген мошенниклыкның дистәләгән төре «эшли». Алдакчылар өйләргә социаль һәм медицина хезмәткәрләре, газ хезмәте эшчеләре рәвешендә дә килергә мөмкин. Кемнәрдер «очсызга гына» товарлар, дарулар тәкъдим итә. Телефон, Интернет аша акча эшләүчеләр дә аз түгел. «Улыгыз, кызыгыз, туганыгыз, якыныгыз транспорт һәлакәтенә эләкте, проблеманы хәл итү, «җинаять эше ачудан качу» өчен акча кирәк», – дигән шалтыратуларга безнең халык һаман ышана һәм акчаларын билгесез номерларга күчерә яисә бер белмәгән курьерга чыгарып бирә тора. Шик булмасын өчен, кайвакыт мондый очракларда мошенниклар якын кешенең исемен дә атый.
Мошенниклыкның тагын бер төре – алдакчылар телефон аша радиостанция хезмәткәрләре булып шалтырата, сез зур приз оттыгыз, аны алу өчен салым түләргә кирәк, диләр һәм счет номерын әйтәләр.
Соңгы вакытта алдауның тагын бер төре популярлашып бара. Мошенниклар гражданнарга түләү картагыз блокировкага куелган яки пин-кодны алыштыру бара дип хәбәр җибәрәләр. Мәсьәләне хәл итү өчен үзләре әйткән саннарга басарга кушалар. Бу вакытта картаңдагы бөтен акчаларыңның юкка чыгуын көт тә тор. 
Мондый очракларга юлыкканда, беренчедән, каушап калмаска кирәк. Ашыга-кабалана акча җыярга тотынганчы, «бәлагә эләккән» туганыгызга шалтыратыгыз, бу турыда хокук сакчыларына хәбәр итегез. Таныш булмаган кешегә беркайчан да акча чыгарып бирмәгез, чит абонентларга акча күчермәгез, приз оту-отмауны әлеге компаниянең сайты аша кереп карарга яки стационар телефоннан тикшерергә була. Беркайчан да очраклы танышларга ышанмагыз, аларга акчагыз булуы турында әйтмәгез. Бу мәгълүмат үзегезгә бәла булып әйләнеп кайтырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев