Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Каникуллар

Балкып үтә «Балкыш»та җәйләр

Җәйге каникулларның тәмамлануына бик аз вакыт кына калып бара. Балалар әкеренләп авыллардан, ял лагерьларыннан кайтып, яңа уку чоры җитүенә бөтен күңеле-тәне, рухы белән әзерләнә. Ә кемдер, әйтик, районның «Балкыш» ял лагерына йөрүче балалар һәм яшүсмерләр шушы санаулы калган көннәрнең дә рәхәтен күреп, бер-берсе белән аралашып, уку елына күңелле тәэсирләр белән керәчәк.

Лагерьның спорт темасына багышланган дүртенче сменасы мохитен бу атнаның чәршәмбе көнендә үзебез дә тоя алдык. Иске Дөреш авылында урнашкан «Балкыш»та ял итүчеләр безне итәгатьле: «Исәнмесез»ләре, елмаюлар, самими кызыксыну белән каршы алды. Без дә балаларның биредә ничек ял итүләре, тәэсирләре белән уртаклашуларын сорадык.

«Безгә монда бик ошый!»

Балкып үтә «Балкыш»та җәйләр

– «Балкыш» лагерында мин инде җиденче сменамны ял итәм. Бирегә мин «Татарстан» совхозы поселогыннан килдем. Һәм бу спорт сменасы миңа аеруча ошый. Чөнки үзем дә спортка мөккибән китеп, көрәш белән шөгыльләнәм. Аннары, мин монда үземә бик күп яңа дуслар таптым. Алар белән без еш кына төрле сменаларда очрашып, бергә вакытыбызны кызыклы, файдалы уздырабыз. Әйдаманнарыбыз: Чулпан апа, Мария, Гүзәл апалар, шәфкать туташы Камилә апа – без аларны бик нык яратабыз, барысы өчен дә рәхмәт аларга, – дип сөйләде унөч яшьлек Айнур Әгъзәмов. – Мине монда үз итеп: «Шайнур» дип атап йөртәләр, – дип елмаеп, өстәп тә куя егет.

Айнур янында басып торучы Даниил Вершинин да сүзгә кушыла. Уналты яшьлек Чаллы егете Даниил лагерьдагы спорт сменасы турында тренерыннан ишетеп килгән.

– Монда минем беренче генә килүем. Әле гә барысы да ошый һәм мин мон да рә хәт ләнеп елның төрле фа сыл ла рын да узучы баш ка сменалар вакытында да ял итәр идем. Шунысын әйтә алам: «Балкыш»та әйдаманнар искиткеч. Башка лагерьларда вожатыйлар бу кадәр аңлый белә торган, ярдәмчел түгелләр иде. Аннары, директорыбыз Ильяр абый да – менә дигән! – диде ул.

Балкып үтә «Балкыш»та җәйләр

«Балкыш»та унынчы сменасын ял итүче Аделина Вахитова да үзенең тәэсирләре белән уртаклашып, төрле вакытта биредә ничек ял итүе турында бәйнә-бәйнә сөйли, төрле сменаларны бер-берсе белән чагыштырып, аеруча истә калган язгы фәнни смена турында әйтеп үтә.

– Минем өчен үтә дә күңелле смена булган иде. Ул вакытны яратып искә төшерәм. Хәзерге сменага килгәндә, спорт безнең өчен бик кирәкле әйбер ләрнең берсе. Шәхсән үзем бадминтон белән җиде ел шөгыль лән гәч, әле ге смена осталыгым өчен һәрдаим күнегүләр белән файдалы булып тора. Тренерларыбыз да бик яхшы безнең, – дип билгеләп үтте «Татарстан» совхозы поселогыннан килгән кыз.

Балкып үтә «Балкыш»та җәйләр

Дусларының сүзләрен читтә тыңлап торган, Новотроцк авылыннан Илья Карпов та фикерен әйтергә ашыга:

– Бездә чыннан да бик яхшы әйдаманнар эшли. Алар безгә ярдәм итеп кенә калмыйлар, авыр чакта юатып, күңел лә ребезне дә күтәреп торалар. Вожатый апаларыбыз бик чибәр. Аннары, лагерьда безне биш тапкыр, бик тәмле итеп ашаталар. Бассейнга да алып баралар, спорт чараларыннан башка, кичке күңел ачуларны да оштыралар. Кыскасы, бик күңелле монда, – диде Илья.

Балкып үтә «Балкыш»та җәйләр

Алар белән аралашу үзе бер гыйлем

Балаларның «Балкыш»та үзләрен өйдәгечә иркен тотулары әлбәттә, биредә эшләүче җитәкчелеккә, хезмәткәрләргә һәм әйдаманнарга барып тоташа. Иртәнге сәгать алтыдан төнге сәгать бергә кадәр лагерь эше белән мәшгуль булган вожатыйларга үз кул астында булган балалардан мактау сүзләре ишетү һичшиксез – рәхәт. Шулай да, әйдаманлык ул күңел ачу һәм гади эш кенә түгел. Уку йортларында төрле белгечлекләргә укучы студентлар өчен бу сөйләм осталыгын, кеше белән идарә итү, уртак тел табу күнекмәләрен чарлау тәҗрибәсе дә әле. Тумышы белән Сосновый Бор поселогыннан булган егерме яшьлек Чулпан Бәдретдинова шулай ди.

– «Балкыш» лагерында мин өченче сменамны эшлим. Моңарчы мә дә ни ят, мә га риф смена ла рында да әйдаман идем. Булачак юрист буларак, мин әлеге эштән үзем өчен киләчәктә кирәкле күнекмәләр алам. Беренче чиратта бу кешеләр белән аралаша, низаглы очракларны чишә белү, идарә итү осталыгы, – дип санап үтте әйдаман.

Балкып үтә «Балкыш»та җәйләр

Аның хезмәттәше, биредә шә фкать туташы булып эшләүче, Ижаудагы дәүләт медицина академиясенең дүртенче курс талибәсе Камилә Вилданова биредә беренче тапкыр гына әле.

Балкып үтә «Балкыш»та җәйләр

– Мин шушы районнның Мусабай-Завод авылы кызы. Әлеге лагерьда икенче сменаны үз белгечлегем буенча эшлим. Коллективыбыз бик тату, ярдәмчел, бердәм. Бер-бе ре безгә карата без бик җылы мө нә сәбәт тә, хөрмәт бе лән карыйбыз. Балалар да безне яраталар, үз итәләр. Бирегә эшкә мине директорыбыз Ильяр Рәдис улы чакырды. Аның тәкъдименә ризалашканыма бик сөенәм. Чөнки «Балкыш» миңа яңа эш тәҗрибәсе биреп, дусларга, яңа танышлыкларга да баетты, – диде ул.

«Балкыш» үсә, киңәя

Инде лагерь директоры Ильяр Әбделмунов белән дә сөйләшеп алабыз. Аңардан «Балкыш»ның эше, лагерь территориясендә баручы төзелеш турында да сорашабыз.

– Бу җәйдә безнең лагерь дүрт сменада эшләде. Анда барлыгы 300гә якын бала ял итте. Шулардан 60 бала – махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең гаиләләреннән. Аларның яллары Россия Президенты Указы белән республика һәм район бюджеты хисабына бушлай үтте. Моннан тыш, «Балкыш»та җәйләрен социаль яктан куркынычлы хәлдә булган гаиләләрдән дә 22 бала ял итте, – дип сүзен башлады ул.

Ильяр Рәдис улы лагерьда эшләүче коллектив, хезмәткәрләр, сменалар турында да озаклап сөйләде.

Балкып үтә «Балкыш»та җәйләр

«Балкыш»тагы төзелешкә да аерым тукталып үтте:

– Агымдагы елның февраль аеннан лагерь территориясендә өстәмә 5 корпусларны төзү эшләре башланып киткән иде. Республика программасы кысаларында әлеге максатка 160 миллион сумнан артык акча каралган. Шушы акчага бездә лагерьга үтү өчен КПП, аерым медпункт, ашханә, клуб һәм мунча комплексларын төзү тәмамлануга бара. Яңа уку елына кадәр барлык төзелеш эшләре төгәлләнер, дип көтәбез, – диде Ильяр Әбделмунов.

Балкып үтә «Балкыш»та җәйләр

Менә шулай, «Балкыш» елдан-ел үзгәрә, яхшыра гына бара. Җәйге сменаны япканнан соң, бераз тын алганнан соң, лагерь җитәкчелеге һәм хезмәткәрләр көзге сменаларга әзерләнеп, районнан һәм читтән килгән балаларны яңа, якты һәм чиста биналар, матур үзгәрешләр белән каршы алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев