Юмарт булсаң – байлыгың бәрәкәтле булыр
(Юмартлык турында кыйсса)
«Аллаһ пәйгамбәрләренең берсенә вәхи кылып болай ди:
– Синең өммәтеңнән бер кешенең ярты гомерен байлык белән, ярты гомерен фәкыйрьлек белән тәкъдир кылдым. Ул кеше кайсысын әүвәл ихтыяр кылыр? Әүвәл гомерендә байлыкны ихтыяр кылса, яшь вакытында бай кылырмын, ахыр гомерендә ихтыяр кылса, картайгач байлык белән гомер итәр, – ди. Пәйгамбәр галәйһиссәлләм ошбу кешегә Аллаһның вәхиен – хәбәрен әйтә. Бу кеше:
– Хатыным белән киңәшим әле, – ди.
Хатыны иренә:
– Әүвәл байлыкны – яшь чорыбызда байлыкны ихтыяр кылыйк, – ди.
Ире гаҗәпләнеп:
– Яшь вакытыбызда бай булып, картлыкта фәкыйрь булсак бик авыр булыр. Әмма яшь вакытта фәкыйрь булып та, картлыкта бай булсак яхшырактыр ул, – ди.
Әмма хатыны иренә:
– Бу урында минем сүземчә эш кылыйк, – ди.
Аллаһ Тәгалә бу гаиләнең ризыгын киң итә, алар бик мул тормышта яшиләр. Шуннан хатын иренә киңәш итеп:
– Әгәр байлыкны гомер ахырына кадәр калдырыйк дисәң, юмарт бул! – ди.
Бу кеше хатынының киңәшен тотып яши, шулкадәр юмарт була ки, мохтаҗларның, ярдәм сорап килгәннәрнең хаҗәтен һәрвакыт үти торган була. Инде бу ир белән хатынның ярты гомере узып та китә. Барысын да Белеп, Ишетеп, Күреп торучы Аллаһ Тәгалә шул заман пәйгамбәренә вәхи кылып:
– Ярты гомерен байлык белән, яртысын фәкыйрьлек белән тәкъдир кылган идем, ләкин бу кешене бик юмарт һәм нигъмәтләремә шөкрана итүче итеп таптым. Бу юмарт кешегә сөенеч бир: калган ярты гомерләрен дә байлык белән тәкъдир кылдым, – ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев