Гыйлем алу – изгелек
Бисмилләәһир-Рахмәәнир-рахииим
Аллаһ Коръәндә «Мөҗәдәлә» сүрәсенең 11нче аятендә: «Иман китереп, белемгә ия булганнарыгызны Аллаһ югары дәрәҗәләргә күтәрә», – ди. Аллаһ югары дәрәҗәләргә күтәрсен өчен инсан дини гыйлем алырга һәм алган белемен гамәлдә (тормышта) кулланырга тиеш. Кеше акчага, ризыкка мохтаҗ булган кебек, рухи азыкка да һәм яхшы белемгә дә мохтаҗ. Гыйлемле, тәкъва мөселман үзендә булган белемне башкаларга өйрәтергә тиеш.
1. Белем алырга ниятләгән кеше күңелен чистартып, ихлас булсын, чөнки белем – күңел гыйбадәте. Гыйлем алу – гыйбадәт. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә: «Гыйлем алу – изгелекләрнең иң хәерлесе», – дигән.
2. Гыйлем алганда игътибарлы булу кирәк.
3. Белем алучы инсан мөгаллименә буйсынырга, аңа карата хөрмәтле булырга һәм кушканнарын үтәргә бурычлы.
4. Укучы гыйлемнең хәерлесен – Ахирәткә караганын алырга тырышырга тиеш.
Гыйлем бирүче мөгал-лимнән дә үз-үзен тотуның тәртип-низамнарын белү сорала. Укытучы үзенең шәкертләренә карата мәрхәмәтле булырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә: «Хакыйкатьтә, галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары, пәйгамбәрләр үзләреннән соң мираска динар да, дирһәм дә калдырмадылар, бары тик белем калдырдылар», – дип чын галимнәрнең пәйгамбәрләргә охшарга тырышырга тиешлекләрен әйткән.
Сорау. Һич тә ришвәт итеп түгел, мөгаллимемнең ихласлык белән, тырышып гыйлем бирүенә карата рәхмәтемне белдереп бүләк бирәсем килә. Мөселман кешесенә ярыймы бу гамәл?
Җавап. Мөселманнарның үзара һәдия бирешүләре, ягъни бер-берләренә бүләкләр бирүләре хуплана. Чөнки бүләкләшү үзара мөгамәләне яхшырта, дуслыкны ныгыта. Мөгаллимне хөрмәт итеп бүләк бирелә икән, бу – мактауга лаеклы гамәл.
Сорау. Кайвакыт, тәҗри-бәсез укытучы барлык укучыларга да бердәй аңлата. Бу дөресме?
Җавап. Укытучы укучысына хәерле-файдалы киңәшләрне бирергә, хикмәт белән әдәп-әхлакка чакырырга, начар сыйфатлардан тыярга тиеш. Остаз шәкертенең сәләтенә, аңлау дәрәҗәсенә карап белем бирергә тиеш. Чөнки кешеләрнең зиһеннәре, аң дәрәҗәләре төрле югарылыкта була. Шәкертенең акылы кабул итәрлек дәрәҗәдә аңлату сәләтенә ия булган мөгаллим сөннәт гамәлне кылу белән әҗер-савап казана һәм андый мөгаллимне халык та ярата. Укытучы, иң элек, үзе гыйлеме белән гамәл кылырга бурычлы, шулай булганда гына шәкертләре алдында абруй казаначак. Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 44нче аятендә: «Сез кешеләрне яхшылыкка өндисез, ә үзегезне онытасызмы? Сез бит Китапны, ягъни, Коръәнне укыйсыз», – дигән.
Сорау. Гыйлем алганда нинди дә булса таләпләр куелганмы?
Җавап. Бик мөһим таләп бар. Ул – ниятнең дөрес-леге. Дөрес ният – Аллаһ ризалыгы өчен гыйлем бирү һәм Аллаһ ризалыгы өчен белем алу, ягъни шәкертнең – белем алуга, остазның гыйлемне бирүгә ниятләнүләре тиешле. Бу хакта Пәйгам-бәребез Мөхәммәд салал-лаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә: «Берәү гыйлемне кешеләр арасында горурлану һәм макталу, яисә кешеләр белән бәхәсләшү, яисә кешеләрне үзенә карату өчен өйрәнсә, аның урыны Җәһәннәмдә булыр», – дип инсанны начар нияттән һәм гамәлдән сакланырга нәсыйхәт итә.
Сорау. Гыйлем алуның фазыйләтләре – өстен-лекләре хакында Аллаһ Тәгалә һәм Пәйгам-бәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм нәрсәләр әйткән?
Җавап. Аллаһ Коръәндә «әл-Гыймран» сүрәсенең 18нче аятендә: «Гаделлек белән хөкем итүче Аллаһтан башка иләһ булмавына Аллаһ, фәрештәләр һәм белем ияләре шаһитлек бирәләр», – ди. Ошбу аятьтә Аллаһ башта Үзен, аннары фәрештәләрне, аннары белем ияләрен искә ала. Белемнең яхшылыгына моннан да зуррак дәлил юк.
Пәйгамбәребез Мөхәм-мәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә: «Белем алу юлына аяк басучыга Аллаһ Тәгалә Җәннәткә бару юлын җиңеләйтә», – дигән.
Аллаһ Үзенең хак Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә «Зумәрә» сүрәсенең 9нчы аятендә: «Әйт: «Белүчеләр белән белмәүчеләр бертигез булырмы?» – дип мөрәҗәгать итә. Бу мөрәҗәгать һәрбер инсанга кагыла һәм һәммәбезне дә белем алырга өнди. Белүче, гыйлемле кеше белән белемсезнең бертигез булмавын һәр инсан да яхшы аңлый.
Аллаһ Тәгалә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә иң беренче вәхийне: «Укы!» дип иңдерә. Аллаһның: «Укы!» дигән фәрманы гыйлемнең әһәмияте хакында сөйли.
Сорау. Гыйлемле кеше үзендә булган белемне башкаларга өйрәтеп калдырса, ошбу изге гамәле сәдака җәрия булып, үзе үлгәннән соң да аңа әҗер-савап булып ирешеп тора, субхәәнАллаһ! Шушы хакта ишеткәнем бар. Бу – Коръән аятеме, хәдисме?
Җавап. Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдис шәрифендә: «Адәм баласы вафат булганнан соң аның бөтен гамәле киселә, мәгәр ошбу гамәлләре генә аңа әҗер-савап булып барып тора: халык файдаланырлык итеп таратып калдырган гыйлеме; изге баласы; мирас итеп калдырган Коръән Кәрим нөсхәсе; төзегән мәчете; мосафирлар файдалансын дип салдырган йорты; агызып калдырган чишмәсе; үзе сәламәт вакытында хәерле эшләр өчен биргән сәдакасы», – дип безне изгелеккә өнди.
Милләтебезнең абруйлы улы, галим, журналист Ризаэддин Фәхретдин хәзрәт гыйлем алу хакында хикмәтле сүзләрен язып калдырган: «Гыйлем алу гыйбадәтләрнең иң яхшысы булу белән бергә, диннең төзеклеге дә гыйлем аркасында. Чөнки гыйлем иясе – хикмәтле бер табибтыр. Наданлык – бер авыру, ул авыру сәбәпле кеше һәртөрле һәлакәтлеккә төшә, шуннан саклану өчен табиб кирәк. Ул табибны галим диләр...
Әгәр берәү гыйлем иясе булса, аңа шәригать буенча шул гыйлеме белән гамәл кылу тиеш була. Гыйлем белән гамәл кылу – белгән гыйлемеңне белмәгәннәргә өйрәтү һәм үзеңнең динеңне, дөньяңны төзек кылу өчен көн-төн тырышу белән була... » – дигән.
Әлхәмдүлилләһ, хәзерге вакытта һәммәбезгә дә гыйлем ишекләре киң ачык. Барлык уңай-лыклары булган, нурлы мәчет-мәдрәсәләрдә гыйлемле мөгаллим үә мөгаллимәләр, галимнәр ихласлык белән гыйлем бирү өчен иҗтиһад итәләр.
Пәйгамбәребез Мөхәм-мәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Һәрбер мөсел-манга гыйлем алу фарыз. Дөньядагы һәрбер нәрсә, хәтта судагы балыклар да гыйлем алучы кешегә Аллаһ Тәгаләдән ярлыкауны сорарлар», – дигән. Ошбу мөбарәк хәдисне һәммәбез дә исебездә тотып, гыйлем алырга омтылып яшик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев