31 декабрь 2013 яңалыклары
-
Олимпиада уты – Татарстанда
Татарстанда Олимпиада утының эстафетасы үтә. Кичә, 30 декабрьдә, Олимпиада уты Болгар һәм Свияжск шәһәрләрендә булды. Бүген исә эстафета Казан урамнары буенча 44 километрга сузылган араны үтәчәк.
-
Яңа елга каршы төндә җылы була, ә 3 гыйнвардан кисәк кенә суыта
Татарстанда 31нче декабрьдә көндез 4 градус салкыннан алып, 1 градуска кадәр җылы була. 2014нче елның 3нче гыйнварына кадәр җылы һава торышы саклана, ләкин соңыннан кисәк кенә суыта. 31 че декабрьдә кар, юеш кар явуы, томан һәм бозлавык булуы көтелә. Төнлә 1-6, урыны белән 11 градуска кадәр салкын булуы көтелә, көндез...
-
Шәһәрнең төп Чыршысы да райондашларны көтә
Шәһәргә Яңа ел чыршысына барырга уйлаган райондашларга «Азатлык» мәйданында үтәчәк төп бәйрәмнең программасын тәкъдим итәбез. Чыршы бәйрәме бүген кичке сәгать 18.00дә тетрлаштырылган күренеш белән ачыла. 18.20 - «Живи ярко!» яшьләр җыр фестивале гала-концерты, 18.45 - «Кыш бабай һәм Кар кызы - 2014» шәһәр конкурсы финалы, 19.40 - шәһәрнең эстрада йолдызлары...