31 август 2023 яңалыклары
-
Республика Рәисе туры элемтәдә Шилнәбаш мәктәбен ачты
Кичә, 31 август көнне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов, «ВЭБ.РФ» дәүләт үсеш корпорациясе рәисе Игорь Шувалов катнашында видеоконференция режимында яңа мәктәпләрне файдалануга тапшыру тантанасы үтте.
-
Республика көнендә Тукай муниципаль районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары Олимпия чемпионы Евгений Плющенконың “Боздагы шоу” программасын карадылар
«Чемпионнар берлеге» боздагы шоуны «Татнефть Арена»да күрсәтте, бу тамаша-Татарстан Республикасы Раисы Рөстәм Нургали улы Миңнехановның хәрби хезмәткәрләр гаиләләре өчен махсус бүләге иде.
-
Мәләкәс мәктәбе яңа 2023-2024 уку елына белем бирү учреждениеләрен әзерләү нәтиҗәләре буенча Тукай районында мактаулы беренче урынны алды
Сезне лаеклы җиңүегез белән котлыйбыз! Тырышлыгыгыз һәм эш сөючәнлегегез Сезне искиткеч нәтиҗәләргә китерде - беренче урын!
-
Кенәз мәдәният йортының «Волонтер» клуб берләшмәсе әгъзалары Татарстан Республикасы көне уңаеннан «Триколор » патриотик акциясен үткәрделәр
Акцияне оештыручылар Татарстан Республикасы флагы белән Кенәз авыл җирлеге урамнары буйлап йөрделәр һәм барлык татарстанлыларның Бердәм бәйрәменә-Татарстан Республикасы көненә-теләктәшлек билгесе итеп, үтеп баручыларга буклетлар, яшел – ак-кызыл тасмалар тараттылар.
-
Кенәз авыл мәдәният йортында күңелле “Чикләвек Спасы” бәйрәме үткәрелде
Мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмдә чикләвекләрнең файдалы үзлекләре, августның халык билгеләре турында сөйләделәр. Рус бәйрәмнәрен – чикләвек, бал, Алма Спасын искә алып, катнашучылар рус халык мәдәнияте хакында кызыксынып тыңладылар.
-
Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, игелекле сүз белән ярдәм итү максаты белән, мөмкинлекләре чикле өлкәннәр йортында булдылар
Ветераннар шатлыкларын яшермичә алар белән аралаштылар, үзләренең мавыгулары, тормышлары турында сөйләделәр.
-
Татарстан Республикасы көнендә Яңа бистәсендә “Гиндукуш» хәрби дан музее белгечләре тарафыннан “Чүлмәкче остаханәсе» мастер-классы оештырылды
“Чүлмәкчелек остаханәсе” мастер-классы иҗаттан ләззәтләнү генә түгел, ә чүлмәкчелек сәнгате аша милли традицияләр һәм мәдәният белән танышу өчен дә искиткеч мөмкинлек булып тора.