31 март 2020 яңалыклары
-
Караклык өчен – төрмә
Район суды кибеттән азык-төлек урлап чыккан 22 яшьлек чаллылыны 1 елга ирегеннән мәхрүм итте.
-
Карантинны бозган өчен - 40 мең сум штраф!
Дәүләт думасы депутатлары карантинны бозган өчен административ җәзаны катгыйландыручы закон проектын икенче укуда кабул итте.
-
Татарстанлыларның карантиндагы тормышын уңайлы итү өчен Ярдәм порталы эшли
Порталның төп бурычы – карантинда утырганда вакытны мөмкин кадәр уңайлы үткәрү өчен гражданнарга ярдәм күрсәтү һәм мәгълүмат белән тәэмин итү.
-
Көт, «электрон мәктәп»: 6 апрельдән мәктәпләр читтән торып укытуга күчә
Тормыш үзгәрә: 6 апрельдән мәктәпләр читтән торып укыта башлаячак. Өйдә укыр өчен балаларның компьютер–телефоннары җитәме? Интернет тотмаган очракта нишләргә? Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы дистанцион укытуга кагылышлы сораулар буенча “кайнар линия” ачты.
-
Өйдә утырырга дигәннәр икән, акыллы кеше аңларга тиеш
Без коронавирустан саклану өчен тәкъдим ителгән барлык чараларны үтәргә тиешбез, ди Бәтке авылында яшәүче Рәйсә Вавилина.
-
Алексей Махлай: Төп закондагы төзәтмә кешеләргә яхшы тормыш тәэмин итүгә юнәлдерелгән
Конституциягә төзәтмәләрдә пенсияне мәҗбүри, даими рәвештә индексацияләү, социаль иминият, гражданнарга адреслы социаль ярдәм күрсәтү һәм социаль пособиеләрне индексацияләү кебек социаль гарантияләргә хокук билгеләнәчәк
-
Коронавирус: кайда ничек көрәшәләр?
Көтмәгәндә безнең башка зур сынау булып килеп төшкән Covid-19 кемнең нәрсәгә сәләтле һәм үзенең кемгә күпмегә төшә икәнен күрсәтә башлады инде.
-
Полиция хезмәткәрен тыңламаган
Тукай районында урнашкан «Водолей» ял базасында исерек хәлдәге 22 яшьлек ир-ат полиция хезмәткәренең таләбенә буйсынмыйча, аңа начар сүзләр әйтә, кулларын болгый-болгый кычкыра.
-
Апрель аена намаз вакытлары
Апрель аена намаз вакытлары