29 сентябрь 2022 яңалыклары
-
“Якты юл” газетасына ташлама белән язылып калыгыз!
202З елның беренче яртыеллыгы өчен 3 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр “Якты юл” (Светлый путь) газетасына ташламалы бәядән язылырга була. Район газетасына ташламалы язылу бәясе шәхси затлар өчен 785 сум 40 тиен. Җомга санына гына язылганда 673 сум 02 тиен.
-
Теркәү вакыты кыскарды
Татарстанда күчемсез милеккә хокукларны теркәүнең уртача вакыты ике эш көненә кадәр кыскарды. Татарстанның Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте ел башындагы һәм август ахырындагы күрсәткечләрне чагыштырып, әнә шундый мәгълүматлар китерә. Шул ук вакытта электрон рәвештә бирелгән гаризалар уртача бер көндә эшкәртелә.
-
Ана капиталы күләме 780 меңгә җитәчәк
2023 елда икенче бала туганда бирелә торган ана капиталы индексацияләнә. Ул 780 мең сумга якын булачак, дип хәбәр итә «РИА Новости» хезмәт министрлыгына сылтама белән.
-
Пенсияләр дә артачак
Россия Хөкүмәте 2023-2024 елларда хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) тизләтелгән рәвештә арттыруны хуплаган. “Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын билгеләнгән тәртиптә Дәүләт Думасына кертергә”. – дип белдерелгән ведомство сайтында.
-
Халык һөнәрчеләренә 500 мең сумга кадәр грант бирелә
Халык һөнәрчелегенә ярдәм йөзеннән Татарстан Хөкүмәте грантларына гаризалар кабул ителә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.