29 август 2017 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләгенә лаекларга: Сез – республика һәм илнең алтын фонды
Казан Кремлендә 44 кеше бүләкләнде. Бүген Казан Кремлендә бер төркем хезмәт алдынгыларына Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды. Барлыгы 44 кеше бүләкләнде. "Республика көне алдыннан Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшыру безнең өчен традициягә әйләнде", - дип, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов намуслы, фидакарь көндәлек хезмәтләре белән республика данын...
-
ФИРДҮС ТЯМАЕВ: "ЕВРОВИДЕНИЕ"ГӘ БАРЫР ӨЧЕН ЯУЛЫК БӘЙЛӘП, САКАЛ ҮСТЕРЕРГӘ КИРӘК
Тамашачы күңеленә үтеп керерлек, хит булырлык татар җыры ничек языла? Бүгенге татар эстрадасына нәрсә җитми? Танылган җырчы-energizer Фирдүс Тямаевтан рецепт. Үзе дә берничә дистә җырлар авторы, Татарстанның Нурлат районы егете, 34 яшьлек Фирдүс Тямаев "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган очрашуда татар эстрадасында күпләрне борчыган мәсьәләләргә үз фикерен белдерде. Фирдүс Тямаев татар...
-
Авыл хуҗалыгы эшләре барышына бүгенге яңгыр файдага гына
«Урып-җыюга соңлап керешергә туры килсә дә, бүген әлеге кампаниянең барышыннан һәм уңышның чыгышыннан без бик канәгать», - дип белдерде бу атнада хакимияттә үткән киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев. Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар да авыл хуҗалыгы өчен файдага гына. «Чәчелгән көзге культуралар өчен явым нәкъ вакытында булды. Аннары, көннәр коры торганда...
-
Тукай районында Түбән Суыксу агитбригадасы ындыр табагы хезмәткәрләре алдында чыгыш ясады
«Тукай Азык-төлек корпорациясе» агрофирмасы ҖЧҖ дә урып-җыю эшләренең кызган чагы. Кыр хезмәткәрләренең эшчәнлеге бик мөһим һәм җаваплы. Түбән Суыксу авыл мәдәният йорты агитбригадасы ындыр табагы хезмәткәрләре алдында чыгыш ясады. Биредәге эшчеләр сирәк кенә эләгә торган ял минутларында атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Мәүләвиев башкаруында дәртле җырларны рәхәтләнеп тыңлады, шулай ук балалар...
-
Тукай районында һава торышы
Бүген, 29 август көнне, Тукай районында күк йөзе иртәдән кичкә кадәр болытлар белән капланган булыр. Көн дәвамында яңгыр явачак, төшкә таба көчәер, ә кичкә бераз тынар, дип фаразлана. Һава температурасы көндез 15 градус җылылык, төнлә + 12 градус. Җил секундына 5 метрга кадәр тизлектә. sinoptik.com сайты хәбәр иткәнчә, иртәгә дә...