28 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Яшелчәләрне ничек ашарга?
Чи яшелчә файдалырак кебек. Әмма бу һәрчак дөрес түгел икән. Бөекбритания галимнәре, яшелчәләрне ничек ашарга икәнен тикшергәннән соң, түбәндәге нәтиҗәгә килгән.
-
Татарча китапларны Интернеттан бушлай укырга була
Интернетта Татар әдәбияты үзәге ачылды. Аны www.tatkniga.ru адресы буенча карарга мөмкин. Үзәкне татар китапларын берләштергән иң зур ресурс дип атарга була: биредә 1500 исемдә китап урнаштырылган һәм аларның күбесен бушлай укырга мөмкин.
-
ДӘНИФ ШӘРӘФЕТДИНОВ: «УТЫРЫП СӨЙЛӘШКӘН ЮК, ШУЛАЙ ДА ХӘНИЯ ФӘРХИНЕҢ “БӘЙРӘМ” АНСАМБЛЕНӘ ЧАКЫРСАЛАР, МИН РИЗА”
Хәния Фәрхинең вакытсыз вафатыннан соң, "Татарстанда "Бәйрәм" бетте" дип сөйләде халык. Моны ике мәгънәдә аңларга кирәк. Икенчесе - легендар ансамбльнең язмышы белән ни булыр дигән сүз. Таралырмы, яңарырмы? Татар эстрадасындагы иң уңышлы тандемнарның берсе Хәния Фәрхи - Дәниф Шәрәфетдинов. 1995-2001 елларда "Бәйрәм" ансамблендә эшләгән, Хәния Фәрхи белән дуэтлары күңелгә уелып...
-
Урлаганмы, әллә тапкан гынамы?
Больницага килгән хатын-кыз шунда ятучы пациентның палатада онытып калдырган телефонын алып чыгып китә. Авыру бераз вакыттан соң әйләнеп килә - ләкин телефон урынында булмый инде. Район судында әлеге гражданка гаебен танымый, мин телефонны алмадым, ә таптым гына, ди. Адвокат та аның урлау нияте булмаганлыгын белдерә. Ягъни беркемнең дә кесәсенә кермәгән,...
-
Татарстан китап нәшрияты директоры иң күп сатылган китапларны атады
Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, рейтингның беренче урынында - "Зөләйха күзләрен ача" китабы. Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында иң күп сатылган китапларны атады. Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, tatkniga.ru/ сайты аша электрон версиядә һәм басма вариантта сатылган китаплар аерыла. Китап нәшрияты директоры сүзләренчә, электрон вариантлар арасында иң популяр китап -...
-
«Супер әби» булу өчен 13 әби көчен сынаячак
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында райондашларны районкүләм мәдәни чараларда катнашырга һәм тамаша кылырга чакыралар. 29 сентябрь көнне сәгать 12дә Иске Дөрештә «Халкыбызның җан авазы - мөнәҗәтләр» дип аталган мөнәҗәтләр кичәсе үтә. Анда Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева да килер дип көтелә. 1 октябрьдә Түбән Суыксу мәдәният йортында 13 әби «Супер әби» бәйгесендә...
-
Тукай районында ничә кеше гриппка каршы чара күрде
Җиде меңнән артык тукайлы гриппка каршы вакцина ярдәмендә коралланды, дип хәбәр итә Тукай үзәк район хастаханәсе. Беркетелгән халыкның 20 проценттан артыграгын тәшкил итә бу. Прививка ясатучыларның 1715е - балалар. Вакциналар җитәрлек күләмдә фельдшер-акушерлык пунктларына җибәрелгән. Һәр тукайлы үз авыл җирлегендәге ФАПка барып, гриппка каршы вакцина ясата ала. Халык арасында чиргә...
-
Әти-әниләрегезгә, якын кешеләрегезгә рухи хәзинә бүләк итегез
5-15 октябрьдә «Якты юл» («Светлый путь») газетасына 2018 елның беренче яртысына ташлама белән язылу мөмкинлеге бирелә. Бу вакыт аралыгында абунәчеләр район басмасына 594 сумнан языла ала. Тулы бәя - 660 сум. Җомга санын гына алган очракта 491 сум 40 тиен түләргә туры киләчәк. Ташламасыз бәя 546 сумны тәшкил итә. Хөрмәтле...
-
Түләүсез юридик ярдәм алырга була
29 сентябрьдә «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясе Россия юристлар ассоциациясе белән берлектә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздыра. Безнең районда әлеге чара партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты кабинетында - Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, Есенин урамы, 1нче йортта (ГЭС, 8/3 йорты, социаль яклау идарәсе бинасы) үтә. Телефоннары: 71-39-75, 70-16-35. Кабул...
-
Тукай районында бүгенге көнгә һава торышы
Бүген, 28 сентябрь көнне, Тукай районында көндез аяз һава. Кичкә таба болытлар пәйда булыр. Явым-төшемсез. Һава температурасы көндез 6 градус җылы, төнлә +1 градус. Җил секундына 4 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, якындагы өч көндә яңгырлар көтелә, һава температурасы көндез 6-7 градус җылы булачак.