28 июнь 2017 яңалыклары
-
Илназ Гарипов төрмәгә эләккән
Җырчы Илназ Гарипов төрмәгә эләккән. Аның өстеннән кызлар гариза язган. - Ярты ай элек Казан үзәгендә машина белән парковкадан чыгып барганда, бер кунакханәнең баскыч төбенә ялгыш көпчәк тиеп китте. Нәтиҗәдә ике плитка урыныннан төшкән, мин исә моны күрмичә китеп бардым. Анда мин булган кафе һәм янәшәдәге кунакханә белән икесенә бер...
-
Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов турындагы имеш-мимешләр дөресме?
Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллинаның өч кияү арасында сайлануы турында язган идек. Хәтерләсәгез, җырчы тамашачыга "Гөлсирингә - өч кияү" исемле программа да тәкъдим иткән иде. Хәзер исә Гөлсириннең сайлау мөмкинлеге юк, чөнки өч егетнең икесе бу исемлектән төшеп калган. Шулай итеп, Гөлсирин кайсы кияүне сайлаган соң? - Өч кияү дигәннәре...
-
Әнсәр Әбделмановны соңгы юлга озаттык...
Үзенең хезмәт юлын Тукай районы авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә багышлаган Әнсәр Әхәт улы Әбделмановны соңгы юлга озатырга, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашырга бик күп кеше килгән иде. ТР Министрлар Кабинетының ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов, Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев, Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәләхов, республика...
-
Ә син «Якты юл»га язылдыңмы? Безнең тугры укучыларыбыз фикерләре
Минталип Миңнеханов, район фермерлар ассоциациясе җитәкчесе: «Якты юл» («Светлый путь») газетасы тукайлыларга бик кирәк дип саныйм мин. Ул бердәнбер җирле басма, районның барлык яңалыкларын шуннан укып беләбез. Мин үзем кулда газета булганда телевизор карамыйм. Аннары, вакыт калса, яңалыкларга гына күз төшерәм. Газетада район хәбәрләре белән бергә республика яңалыклары чыгу да...
-
Сәрия Сабурская «Халык контроле»ндә үтәлмәгән мөрәҗәгатьләрнең сәбәпләрен ачыклады
Районга Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская килде. Ул «Халык контроле» мәгълүмат порталы аша кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше буенча район активы белән сөйләште. Очрашуда башкарма комитетның бүлек башлыклары, хокук саклау органнары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
-
«Сабан туе гүзәле – 2017» бәйгесенең алтын таҗын Мәләкәс авылы кызы Эльвина Шагалиева алды
Районда матур йолалар сакланып килә. Билгеле булганча, һәр елны Сабан туе алдыннан, иң сөйкемле, иң уңган, тапкыр һәм тыйнак кызлар арасында ярыш уза. Шушы көннәрдә Комсомолец поселогында урнашкан «Браво» арт-үзәгендә «Сабан туе гүзәле - 2017» бәйгесе узды. Район Сабан туенда алтын таҗны киеп, районның иң сылу һәм иң булган гүзәле...
-
Озак еллар Тукай районы ветеринария өлкәсендә хезмәт иткән Әнсәр Әбделмәнов вафат булды
Бүген иртән редакциябезгә кайгылы хәбәр килеп иреште. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, бик озак еллар район ветеринария берләшмәсен җитәкләгән, хезмәт юлын Тукай районы авыл хуҗалыгы өлкәсе үсешенә багышлаган хөрмәтле кеше Әнсәр Әхәт улы Әбделмәнов вафат булган. Әле апрель аенда гына Әнсәр Әхәтович ветеринария берләшмәсеннән киткән иде, шул уңайдан аңа...
-
Сабан туена рәхим итегез
29 июнь 17 сәгатьтә Элеватор тавында «Сабан туе-2017» милли бәйрәмебез уздырыла. Белешмәләр өчен телефон: 70-16-50. 0+
-
Тукайлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтелә
30 июньдә «Бердәм Россия» партиясе, Россия юристлар ассоциациясе белән берлектә, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Безнең районда яшәүчеләр дә ул көнне партиянең җирле бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә алалар. Сораулар белән Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, Есенин урамы, 1 йортка (8/3 йорты, социаль яклау идарәсе) килергә кирәк. Нотариуслар, адвокатлар һәм...
-
Рамазан аенда тота алмаган уразаны ничек ниятләргә?
Уразаның калган көннәрен Шәүвәл аенда (Рамазаннан соң килүче ай) ук тота башлау хәерле. Калган көннәр ничек тизрәк тутырылса - шул кадәр яхшырак. Һәрхәлдә, мөселман кешесе аны алдагы Рамазанга кадәр тотып бетерергә тиеш. Әгәр дә кем дә булса, авыруы сәбәпле, калган көннәрне икенче Рамазанга кадәр тотып бетерә алмый икән, ул аны...
-
Тукай районында бүгенгә һава торышы
Бүген, 28 июнь көнне Тукай районында аяз һава. Күк йөзендә болытлар да күренәчәк. Яңгыр яву ихтималы бик аз, кулчатырларыгызны өйдә калдыра аласыз. Һава температурасы көндез 22 градуска кадәр, төнге сәгатьләрдә 13 градус җылы булачак. Җил тизлеге секундына 5 метрга кадәр. Иртәгә дә яңгыр көтелми, иртән һәм көндез болытлы, ә кичкә...