27 октябрь 2022 яңалыклары
-
Ахирәт көненә – Кыямәткә ышану
dАллаһ Коръәндә «Тәкъвир» сүрәсенең 1-13 нче аятьләрендә: «Ул Көндә күк ярылачак, күк җисемнәре коелып төшәчәк, якты йолдызлар караңгыланачак, таулар хәрәкәтләнәчәк, ун айлык буаз булган дөяләр караучысыз калачак, ерткыч хайваннар җыеп алыначак, диңгезләр ялкын белән тулачак, җаннар тәннәр белән кушылачак, Җәһәннәм уты дулаячак, Җәннәт якынаячак», – дип Кыямәт көнендә булачак хәлләрне сыйфатлаган. Балаларга багышланган сәхифәдә Кыямәткә ышану хакында сөйләшербез, ин шәә Аллаһ.
-
Гомерең озын булса
Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының статистика кафедрасы доценты Ольга Лебединская белдергәнчә, Россиядә озын гомерле кешеләр туган көннәренә дәүләттән акчалата бүләк алачак. Әмма кайбер төбәкләрдә яшәүчеләр генә аңа өметләнә ала. Лебединская әйтүенчә, Мәскәүдә 90 яшькә җитүчеләргә – 28 692 сум, 101 һәм аннан күбрәк яшьлекләргә – 17 216 сум биреләчәк.
-
Киләсе елда хезмәт хакы артачак
Ана капиталы, пенсия, пособие, МРОТ һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы күләме үсәчәк. Киләсе елдан ана капиталы, пенсия, пособие, яшәү минимумы һәм МРОТ күләме үзгәрә. Бу 3,5 миллион хезмәткәрнең эш хакы артуга китерәчәк.
-
Мәдәниятле, тәрбияле булыгыз!
«Пушкин картасы» программасы Россиядә 2021 елның 1 сентябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы буенча старт алды. Карталарның максатчан аудиториясе – якынча 13 миллион кеше, алар– көллият, техникумнар студентлары, мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары һәм төрле өлкәләрдә хезмәт куючы яшьләр. Программаның муниципалитетта ничек тормышка ашырылуы турында без, Тукай районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Юлия Рыбакова белән сөйләштек.
-
Тукайлылар Республика конкурсы лауреаты булды
Мамадыш шәһәрендә ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы балигъ булмаган балаларның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе2022»республика конкурсы узды.
-
Арбалары – кыштан, чаналары җәйдән әзер
Күпләп мал-туар тоткан фермерларның сөрүлек җирләре булу – көн таләбе. Күпчелек фермерлар, хәзерге заманда, мал азыгын үзләре җитештерә. Бөртекле ашлык, бигрәк тә арпа – фураж ясау өчен төп компонент. Шуңа да, аларны үзең чәчеп үстерү – бар яклап та файдалы. Гәрәбәдәй бөртеге – олы нигъмәт булса, сап-сары ефәктәй саламы – тагын бер нигъмәт һәм хуҗалык итүдә байтак сәмәнне кесәдә калдыруда үз ролен үти. Ә инде берьеллык һәм күпьеллык үлән үстерү, печән хакында әйтеп торасы да юк. Бу эшләрне башкару уңганлык-булганлык кына түгел, түземлек-сабырлык кебек асыл сыйфатларга ия булуны да таләп итә. Җирлегебездә шундый мәшәкатьле, авыр эшне үз итүче яшьләрнең булуы – зур сөенеч. Язмабыз әнә шундый уңган фермер хакында.