26 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Тукай районында диспансеризация авыл җирлекләрендә дә үткәрелә
Иске Җирекле авылында күчмә диспансеризация хезмәте халыкка медицина тикшерүе уздырды. Әгәр кешенең яше быел 3 кә бүленә икән, димәк диспансеризация елы. Нәкъ менә шушындый планлы тикшерү вакытында организмдагы яшерен эчке авырулар ачыклана. Ә чирне башлангыч стадиясендә дәвалау - ул савыгуның нигезе булып тора. Иске Җиреклеләр диспансеризацияне барысы да узган һәм...
-
Тукай районындагы «ТМИМ» оешмасының генераль директор урынбасары һәлакәттә вафат булган
23 сентябрь көнне кичке сәгать 5 тулганда Яңа Мусабай - Яр Чаллы юлында «TOYOTA HIGLANDER» машинасы юл кырыена чыгып әйләнә. Автомобильнең тизлеген тиешледән арттырган йөртүче - «ТМИМ» оешмасының генераль директор урынбасары идарә итүне югалта. Яңа Мусабай авылында яшәгән 44 яшьлек әлеге ир-ат идарә фаҗига урынында ук вафат була. 2017 ел...
-
ХӘНИЯ ФӘРХИНЕҢ КЫЗЫ АЛИЯ "ИСТӘ КАЛСЫН!" КОНЦЕРТЫНДА: “АВЫР МИНУТЛАРДА ТАЯНЫЧ БУЛГАНЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!”
Истә калсын! - шушы исем астында оештырылган концерт Хәния Фәрхинең шушы җырыннан өзек белән ачылды һәм шулай тәмамланды да. Шаккатмалы, исән чагында куйган соңгы концертында үзе үк, үләсен сизенгәндәй, "истә калсын шушы мизгелләр" дип җырлаган булган. Кеше китә, җыры кала! - бүген Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Хәния Фәрхи...
-
«Көзге муллык» конкурсы катнашучылары өчен тавыш бирү башланды
Газета сайтында «Көзге муллык» конкурсы катнашучылары өчен тавыш бирү башланды. Ул сайтның уң як колонкасында урнашкан. Үзегезгә ошаган катнашучыны сайлап, аның исеме янындагы түгәрәккә басарга һәм тавыш бирүне түбәндәге "Әйе" төймәсенә басып расларга кирәк. Шулай ук комментарийлар җыю да дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, һәр комментарий өчен тавыш бирү нәтиҗәләренә өстәмә...
-
Тукай районында һава торышы
Бүген, 26 сентябрь көнне, Тукай районында көн дәвамында болытлы һава. Аз гына яңгыр. Кичкә таба явым-төшемсез. Һава температурасы көндез 7 градус җылы, төнлә +5 градус. Җил секундына 7 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә яңгыр явуы көтелми, һава температурасы +8 градус җылы.