24 июль 2017 яңалыклары
-
Лондонда яшәүче Польша татары Мансур милләттәшебез генә түгел, ә якташыбыз да булачак
Газетабызда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае делегатлары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Польша татары, Польша татарлары берләшмәсенең PR белгече, Польша татарлары өчен үзара аралашу сайты администраторы, бүгенге көндә Бөекбританиянең Лондон шәһәрендә яшәүче һәм анда печенье фабрикасынында логистика менеджеры булып эшләүче милләттәшебез Мансур Адамович белән таныштырабыз. - Мансур әфәнде, Бөтендөнья татар конгрессы...
-
Тукай районында Чулман елгасында 35 яшьлек ир-ат батып үлгән
Күңелсез хәл Бәтке авылы тирәсендәге сулыкта булган. Тукай районының Бәтке авылы янында Чулман елгасыннан батып үлгән кешенең үле гәүдәсен алганнар. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә җиткерделәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре батып үлүченең гәүдәсен буадан ярга чыгарган. Ачыкланганча, 35 яшьлек...
-
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: “Без хиҗап сүзен лексиконнан алырга тиеш“
"Хиҗаблар безнең культурага, татар мәдәниятенә хас түгел, алар аркылы чит ил идеологиясе керә", дигән фикерләр ишетергә туры килә. Урамда гарәп илләрендәгечә озын күлмәк киеп йөргән хатын-кызларга карата халыкның мөнәсәбәте төрле. "Татар хатын-кызлары алай киенмәгән, болай дөрес түгел", - ди кемдер. Татар хатын-кызлары калфактан йөрергә тиеш диючеләр дә бар. Кем хаклы?...
-
Казанда авиаузышлар буенча дөнья чемпионатының Россия этабы үтә
Россиядә беренче тапкыр Red Bull Air Race (Ред Булл Эйр Рейс) авиаузышлар буенча дөнья чемпионаты этабы уза. Очкычларның күз иярмәс тизлектә бер-берсе белән узышуын, ә техниканы шундый якын арадан кайчан күрер идегез әле? Казан үзендә авиаузышлар буенча дөнья чемпионатының Россия этабын кабул итә. Red Bull Air Race (Ред Булл Эйр...
-
Тукай районы Чебенле авылы урынында искә алу көне узды
Хәзерге вакытта бары тарихта гына калган Чебенле авылы урынында һәйкәл урнаштырылган. Су басу сәбәпле югалган авылның халкы Боерганда яши. 22 июль көнне биредә искә алу-хәтер көне узды. Бу турыда тулырак газетабызда һәм сайтның алдагы сәхифәләрендә укыгыз.
-
Тукай районында бүгенгә һава торышы
Бүген, 24 июль көнне, Тукай районында көн дәвамында болытлы һава. Явым-төшем көтелми. Көндез температура 21 градус җылы, ә төнлә исә +17 градус тәшкил итә. Җил тизлеге секундына 6 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, атна дәвамында аязучан болытлы һава торачак, яңгырлар күренми.