Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында якынча 250 предприятие катнашты
2023 елда Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында 248 предприятие катнашты. Илкүләм проектта катнашкан предприятиеләрнең 4 509 хезмәткәре һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструментларын файдалану буенча укулар узды. Проектта катнашкан предприятиеләрнең 241 вәкиле «2021-2023 елларда җитештерүчәнлекнең лидерлары» идарәче кадрларны укыту программасын үтте. Әлеге мәгълүматларны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итте.